На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Узган сезондагы «Ак Барс» капитаны Александр Радулов элекке командасына каршы уйнамады

«Ак Барс» – «Локомотив» матчы 1 ноябрь көнне Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Әлеге уенда күпләр Казан бозында «Ак Барс»ның элекке капитаны Александр Радуловны күрергә теләгәндер, тик ул составта юк иде.

Александр Радулов ике сезон дәвамында 2022-2024 елларда Казан командасы составында уйнады.

Данис Зарипов профессиональ хоккейчы карьерасын тәмамлагач, Александр Радуловка «Ак Барс» капитаны вазифалары йөкләнгән иде. Хәзер ул Ярославльнең «Локомотив» командасында уйный.

Һөҗүмче бу сезонда «Локомотив» составында 7 гол кертте. Соңгы өч уенда да нәтиҗәле пас һәм алкалары белән очколар җыйды.

«Ак Барс»ка каршы матчта Александр Радулов бозга чыкмаса да, ул командасы янында иде, камерага эләгеп, «Татнефть Арена» боз сараендагы таблода да күренеп алды. Аның командасы отты.

«Ак Барс» – «Локомотив» матчыннан репортаж.

Уеннан соң оештырылган матбугат конференциясендә журналистлар «Локомотив» тренеры Игорь Никитиннан Александр Радуловның бозга чыкмау сәбәпләре турында сорады. Игорь Никитин хоккейчының бераз җәрәхәтләнүе хакында әйтте.

  • Александр Радулов – 38 яшьлек һөҗүмче, тумышы белән Түбән Тагилдан. Ул – ике кат хоккей буенча дөнья чемпионатында җиңгән һәм «Салават Юлаев» составында Гагарин кубогын откан хоккейчы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх