На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Фаил Сафиуллин: «Уфада миңа, син башкорт икәнсең бит, җаның башкорт икән, диделәр»

Бүген - Халыкара театр көне. Әлмәт театрының җырчы артисты Фаил Сафиуллин белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Музыкаль платформаларда Әлмәт театрының җырчы артисты Фаил Сафиуллинның беренче җыры чыкты. «Сине кочкан чак» дип аталган бу җырның сүзләрен театр артисты, шагыйрә Резеда Сафина (Хәертдинова) язган. Көй авторы – Илфир Искәндәров.

Әлеге җырны Фаилгә хатыны бүләк иткән.

Фаил Сафиуллин – Әлмәт театрындагы яраткан актерларымның берсе. Аның белән интервью – театрның кызыклы актеры белән җиңелчә генә сөйләшеп утыру. Ул сүзләрен борчылудан башлады, мине тәнкыйтьләп тәмамлады.

«Ат карагы»

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

«Мин күптән түгел генә Әлмәт матбугатына интервью биргән идем, кабатланмаммы икән дип борчылып куйдым», – дип башлады Фаил.

Бәлки, ул интервьюдан соң фикерең үзгәргәндер.

Юк, мин икейөзле кеше түгел... Әле мин фикеремне алга таба үстерә алам. Кире уйламыйм, алга таба уйлыйм.

Соңгы яңалыгың турында да сөйлә инде.

Соңгы яңалыкларымның берсе – хатын миңа туган көнемә җыр бүләк итте... Композитор һәм шагыйрьгә заказ биреп эшләткән. Җыр яздыру процессында 30 тапкыр... ук булмаса да, 5 тапкыр үзгәрттем инде мин аны. Фонограммасын кат-кат эшләдек, тышлыгын эшләдек. Анысы да 30 төрле булды бугай. Җыр чыгарганда әти-әни дә бик булышты – аларга да рәхмәтләрем чиксез.

Хатыныңнан үзең шундый бүләк сорадыңмы?

Юк. Хыялым иде. Мин бөтен җирдә кемнеңдер җырларын, халык җырларын җырлап йөрим, ә үз җырым юк иде.

Хатының белдеме нинди җыр теләвеңне? Аның зәвыгына туры килгән җыр сиңа да ошадымы?

Ул нинди бүләк бирәсен алдан әйткәч, башта минем кәефем төште, чөнки җыр бит ул ошарга мөмкин, ошамаска мөмкин. «Акчаң җилгә оча», – дидем. Ул ачуланды. «Мин сине белгән бөтен дусларыңнан сораштым, бу җырның сиңа ошаячагын әйттеләр», – диде. Туган көнемдә бирде, миңа ошады.

Хатының нинди профессия кешесе?

Әлмәтнең 1нче мәктәбендә педагог-оештыручы, класс җитәкчесе. Кәрим белән Нариман исемле 2 ул үстерәбез.

Оештыручы да булгач, җырчы да булып китсәң, продюсерың да була ала икән.

Бәлки. Ләкин алай бик юк инде җырчы булу теләге. Ашкынмыйм мин ул сферага, шулай да үз җырларымның булуы әйбәт. Шундый хыялым бар иде.

Син Казан театр училищесында укыдың бит әле, әйеме?

Әйе. Фәрит Бикчәнтәев курсы. Без, укыганда, Камал театрында массовкаларда катнаша идек. «Зәңгәр шәл»гә чыга идек.

Камалга алмадылармы?

Юк. Камалга безнең кызларны гына алдылар. Безнекеләрдән анда хәзер Гүзәл Гюльвердиева эшли. Аннары безнең театрдан Алинә Мөдәррисованы алдылар. Ә егетләр – Алмаз Шаһимәрданов, Рифат Әхмәдиев, Айзил Фазлыев – Әлмәт театрына килдек.

Фаил, драма театры җырчы артист өчен кысан түгелме? Биредә вокал мөмкинлекләреңне тулысынча күрсәтү мөмкинлеге бармы?

Килгән чакта, талантым җитеп бетмәдеме икән, әллә артык яшь күрендемме – рольләр әзрәк иде кебек. Соңгы арада һәр спектакльгә, Аллага шөкер, алалар. Аларда җырлы да, җырсыз да рольләрем бар. Тик җыр ягыннан ачылып бетеп булмаган иде. Хәзер шулай килеп чыкты: Зиннур Сөләйманов белән мюзикл чыгарып ятабыз. Мин ул мюзиклда баш рольдә. Әкрен-әкрен шуңа үсеп җиттем. Кайчакта спектакльгә җыр өчен генә алалар иде кебек.

Моның нәрсәсе начар?

Әле ярый тавышың бар, дигән кебек кенә. Дөреслектә, алай уйламыйсың инде, бөтен рольгә шатланасың. Соңгы елларда иҗатым алга бара. Үземнең өстемдә дә эшли башладым кебек – менә бит, җыр яздырдым. Мәҗлесләр алып барам. Аллага шөкер! Күз тимәсен!

Яңа мюзиклда ничә җырың бар?

Күп. 10нан артык.

Татарстанга музыкаль театр кирәкме?

Кирәктер дип уйлыйм. Мәсәлән, эстраданы алыйк. Халык, ашкынып, эстрада концертларына йөри. Ни өчен йөриләр? Чөнки эстрада – шоу, җыр, күңел күтәренкелеге, хәсрәтләрне таратып, музыка тыңлап кайту. Җырчыларның күбесе «комиклар» булса да, андый түгелләре дә бар бит. Халык моңга сусаган, дисәм дә дөрес түгел, чөнки бездә артистлар һәм аларның тамашалары «бери – нехочу». Америкада һәм башка илләрдә мюзикл жанры бик популяр булып, халык анда ургылып йөри. Музыкаль фильмнарны да яраталар. Минемчә, Татарстанда музыкаль театр булса, бик шәп булыр иде. Чакырсалар, мин дә рәхәтләнеп барып җырлар идем. Әлбәттә, Әлмәт театрын ташламыйча гына.

Үзең бик хөрмәт иткән кешеләреңә үзеңне кайсы ролең аша күрсәтергә теләр идең?

Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» (Айдар Җаббаров куелышы). Равил Сабырның «Бер хыянәт тарихы» («Фәхрине үтереп ташладылар») киноспектакле (Александр Далматов белән Динар Хөснетдинов куелышы) яңа форматта булуы белән дә кызыклы. Соңгы елда күрсәтерлек спектакльләрем бар. Ә менә алдарак сораган булсагыз, бик уйлыйсы булыр иде.

«Ул әле өйләнмәгән иде» – минем татар театрындагы иң яраткан спектакльләремнең берсе. Былтыр аны Башкортстанда күрсәттегез бит, әйеме? Син анда башкорт кешесен уйныйсың. Барыр алдыннан бераз курыктыңмы? Спектакльдән соң нинди фикерләр ишеттең?

Барыр алдыннан бик борчылдым. Чөнки ролемдәге башкорт телем җиренә җиткерелгән түгеллеген үзем дә белә идем.

Актаныш яки Минзәләдән булсаң бераз «киртәсенә керер» иде дә, Апаста яшәп, башкортны күргәнмени син?!

Шуңа да борчылдым. Режиссерыбыз Ильяс Гәрәевич белән сөйләштем, режиссер Айрат Абушахманов белән киңәшләштем. Уфада уйнагач, гомердә көтмәгән хәл – мине бөтенесе кочаклый башлады. «Без син алып калабыз, син башкорт икәнсең бит, җаның башкорт икән, нишләп йөрисең Әлмәт театрында», – диләр. «Болайрак әйтергә кирәк иде», – дип кайбер урыннарын төзәтеп тә куйдылар. Менә шундый көтелмәгәнчә игътибар булды. Мин дә бик канәгать булдым, миннән дә бик канәгать булдылар.

Шул ук спектакльне Мәскәүдә ничек кабул иттеләр?

Әйбәт. Ләкин анда тамашачы башка төрле. Күбесе татар диаспорасы иде. «Штаб татар»дан да күп килгәннәр иде, спектакль алдыннан алар белән очрашып, сөйләшеп-җырлашып утырган идек. Шунысы кызык: баштан татарлар көлә, аннары руслар көлә – шундый күренеш булды анда. Чөнки рус тамашачысының реакциясе синхрон тәрҗемәне ишеткәннән соң була.

«Бер хыянәт тарихы» («Фәхрине үтереп ташладылар») киноспектаклендә нык җитди роль уйнадың. Син андагы геройларны аңлыйсыңмы? Чөнки син – аларның яшьлегенә туры килгән 90нчы еллар чоры кешесе түгел.

Мин аларны аңламыйм. Мин ул чорны белмим. Кинолардан карап белү генә – белү түгел инде ул. Әйткәнемчә, мин конфликтлы кеше түгел, авылда клубка чыкканда да тәти генә малай идем. «Фәхри...»не чыгарганда бик борчылдым. Миңа анда үз-үземне «җимерергә» кирәк иде. Бу – минем өчен соңгы еллардагы иң җитди, иң авыр бирелгән рольләрнең берсе булды. Үземнең ничек борчылуымны үзем генә беләм һәм гаиләм белә.

«Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакленең кино өлешеннән күренеш.

Фото: © Салават Камалетдинов

Синең персонажың Зөлмәт бер ягы белән дә сиңа охшамаганмы?

Юк. Мин аны уйнадым гына. Аңларга да тырыштым. Аңлый да алдым кебек. Ләкин мин аңа бик авыр килдем. Рольне бик күп авырлыклар аша чыгардым.

Зөлмәт анда үзенең боссы әйтеп калдыруы буенча аның яшьлек дусларын – яшьлек антына хыянәт иткән дип саналган кешеләрне хөкем итә. Ничек уйлыйсың - хакы бар идеме аның үзе бөтенләй белмәгән кешеләргә хөкемдар булырга?

Беренчедән, хакы юк иде аның. Кем соң ул аларны хөкем итәрлек? Әмма, икенче яктан караганда, аның тугрылыклы булуы – әйбәт сыйфат.

Ә тугрылыкның чикләре буламы икән?

Әйе, тугрылыкның да чикләре булырга тиеш. Ә монда ул чикләр дә куймыйча... хәер, ул бит – пьеса буенча үләргә тиешле кеше. Үзенең үләсен һәм үтерәселәрен белеп шушы эшкә бара, дип уйлыйм.

Үләсе булгач шулай итәргә ярыймы?

Әлбәттә, юк, алай ярамый.

Димәк, син бу очракта персонажыңны акламыйсың? Аның адвокаты була алмыйсың.

Акламыйм. Юк, мин аны яклый алмыйм. Тугры булуын яклый алам. Ә... Юк, нишләп мине аны якламыйм? Яклыйм. Мин бит аларны үтерергә килмәдем. Мин аларны үтермим. Алар бит нәрсә өчендер гаепле. Шушы хәлгә барып җитүе – тугрылыгы. Мин аларны атарга җыенмадым…

«Фәхрине үтереп ташладылар»

Фото: © Салават Камалетдинов

Үзеңне үтерделәр. Персонажыңны... 90нчы еллар ничек күз алдына килә?

«Мир. Дружба. Жвачка», «Слово пацана» фильмнары аша инде. Кызык түгел миңа ул чор.

Ә кайсы чор кызык?

Хәзерге чор кызык. Ә менә 90нчы елларның авылына кайтыр идем. Шәһәренә түгел. Татар яшьләре яки башка милләт яшьләре бергә җыелып, баяннар белән клубка чыгып, җырлап, кызлар озатышып...

Кайдан укыдың син моны?

Нишләп?

Мин – ул 90нчы еллар яшьләренең бер вәкиле.

Минем әти белән әни... 80нче елларда...

Бәлки, 80нче елларда гармун тартып йөргәннәрдер. Безнең вакытта авылда мотоцикл акыртып, сугышып кына йөрделәр кебек хәтердә калган.

Бутаганмындыр алайса. Димәк, 80нче елларга кайтыр идем.

Бәлки, 30нчы елларга ук кайтырсың. Аулак өйләр дә булган.

Юк, алай ук кирәкмәс. Минем дәү әти авылның яхшы гармунчысы булган. Бөтен авыл яшьләрен җырлатып, биетеп яшәгән.

Ә син үзең баянда уйнамыйсыңмы?

Юк. 1-2 көйне бераз беләм.

Хәзергә белмәгән, ләкин өйрәнәсең килгән һөнәрең бармы?

Бу – ярама тоз салган кебек инде. Минем бик нык гитарада уйнарга өйрәнәсем килде. Нәкъ менә бас-гитарада. Мине шунысы гына кызыксындыра иде. Хыялымны җае чыккан саен кешеләргә әйтеп йөри идем. Миңа яраткан хатыным 3 еллар элек бас-гитара бүләк итте. Башта, бик кызыксынып, нәрсәдер өйрәнергә тырыштым. Аккордлар өйрәнеп, аларны тоташтырып... Әмма аннары... вакыт җиткерә алмыйча... теләгән кеше вакыт таба, диләр инде. Димәк, теләгем чиксез булмаган, күрәсең. Ул хәзер эленеп тора. Минем теләгем әле дә бар. Өйрәнермен, дип өметләнәм. Минем әле барабанда уйнарга өйрәнергә дә теләгем бар. Ялкаулыгымны җиңүемнән генә тора инде. Миннән гримеркада егетләр көләләр дә инде: «Гитара ятамы?» – дип.

Шулкадәр моңлы тавышлы Фаил бер уен коралында да уйный белми...

Ләкин аның теләге бик көчле.

Авылда туу бәласе инде монысы. Шәһәрдә тусаң, балачакта музыка мәктәбендә йөргән булыр идең. Авылга кайтып йөрисезме?

Бик сирәк. Сирәк кенә әти-әниләр үзләре килгәли. Аларның да вакытлары юк – мал күп асрыйлар. Авылда 85 яшьлек дәү әнием дә бар – аның туган көненә дә кайта алмадым. Балаларны әти-әнигә ешрак күрсәтәсе килә дә бит, булмый.

Әлмәт театрында шактый вакыт – 12 ел эшлисең. Шушы еллар эчендә тормышка карашың ягыннан Фаил нык үзгәрдеме?

Үзгәрдем. Элек мин бөтен нәрсәгә җиңел карый идем. Хәзер җитдиләндем. Ул – өлкәнәюдән һәм тормыш факторларыннан дип уйлыйм. Өйләнү һәм бала тууы – ир кеше өчен бөтенләй яңа тормыш. Тормышка җитди карарга кирәк...

Нәрсә соң ул җитди карау?

Өйләндем. Өйләнгәч яшәргә урын кирәк – фатир алдым. Машина...

Финанс ягы инде болар.

Әйе, фатир өчен ипотеканы түлисе бар, монда барып карыйсың, тегеләй эшләп карыйсың. Театрда күбрәк эшләргә, төрле проектларда катнашырга тырышасың. Шулай җитдиләнәсең. Тышкы кыяфәтемә карап җитди кешегә охшамаган инде мин, дөресен генә әйткәндә.

Ә менә шушы җитди, тормыш баскан Фаил элеккеге җиңел карашлы Фаилгә кызыгамы?

Әйе. Дөресен генә әйткәндә, кайбер әйберләргә җиңелрәк карарга кирәк. Ул вакытта җиңел генә үтеп киткән әйберләрне дә хәзер җиңел генә үткәреп җибәрә алмыйсың. Борчыласың...

Тормышта кемнәрнедер үпкәләткән, рәнҗеткән үкенечләр бармы?

Мин кешеләр белән талашырга тырышмыйм. Беренчедән, мин 3 ел инде театрда профком рәисе – үземне артистлар һәм гомумән персонал белән тыныч тотырга тиеш. Остазым да шулай диде...

Кем ул?

Илсур Хәертдинов. Башта ул иде, үзеннән соң мине калдырды. Кешеләр белән конфликтка керергә тырышмыйм. Керсәм дә, тиз онытам.

Мәсәлән?

Мәсәлән, гаиләдәгесен әйтсәм дә: хатын белән талашсак, 15 минуттан, гафу үтенмәсәм дә, килеп кочаклыйм. Мин конфликтлы кеше түгел. Әмма чыгырымнан чыгарсалар...

Нишләтә аласың?

Бернишләтә алмыйм. Авыр сүз әйтә аламдыр, бәлки.

Сүгенеп әйтәсеңме?

Юк! Мин гомумән сүгенмим.

Аягыңа чүкеч төшсә дәме?

Чүкеч төшсә – сүгенәм. Болай юк.

Китаплар укыйсыңмы?

Соңгы арада – юк. Элегрәк укый идем. Укымавымның сәбәбен дә белмим. Бәлки, эш күплектәндер. Сез хәзер «укыган кеше эше күп булса да укый» дия аласыз. Башта мәгълүмат бик күп. Кайчакта театрдан өйгә дә кайтып күренә алмыйм. Өйгә кайткач, бераз ял итәсе килә...

Нәрсә ул ял итү синең өчен?

Караватка ятып, балаларымны кочаклап...

Телефон кочаклап ятмагач рәхмәт инде.

Юк инде. Вакытны хатын һәм балалар белән үткәрәсе килә.

Фаил, син бая профком рәисе дидең, бу эш сиңа нигә кирәк? Иҗат кешесе өчен күңелсез эш түгелме?

Совет вакытында барлыкка килгән бит инде, ул вакытта күңелсез эш булгандыр. Хәзер үзгәрде. Мин артистлар белән җитәкчелекне берләштереп ниләрдер оештырырга тырышам. Бәйрәмнәр оештырабыз, ял итәргә каядыр чыгып керәбез. Театрыбызның өлкәннәрен дә онытмаска кирәк. Боларны мин әлегә теләп башкарам. Ялыктырмады. Уйлап карасаң, рәхмәтсез эш инде, аның өчен хезмәт хакы бармый. Ул намус эше кебек. Әлегә җилкенеп эшлим. Тагын берничә елга җитәр әле ул җилкенүем.

Үзеңә дәвамчы караштыргалыйсыңмы?

Юк, мин бит бүгенге көн белән яшим. Анысын әйттем бугай. Әмма киләчәккә планнар төзим. Җыр яздыртасым килгән иде – анысы тормышка ашты дияргә була.

Киләчәгеңне Әлмәттә күрәсеңме?

Әйе. Миңа Әлмәт ошый. Мин зур шәһәрләр яратмыйм. Беренче елларда әти-әни дә: «Казанга кайтмыйсыңмы? Безгә дә якынрак булыр иде», – дип әйткәләделәр. Аннары алар да, мин дә ияләштем. Бирегә төпләндем дия алам. Ерак киләчәгемне әйтә алмыйм, якын киләчәгем шушында.

Бу тормышта нәрсәдән куркасың?

Яңа роль чыгара башлаганда куркам, дөресрәге, борчылам. Спектакльгә чыгар алдыннан борчылам. Нәрсәдән куркам икән... Бар икән бер куркуым. Балаларым татар телен белсеннәр иде, сөйләшсеннәр иде, онытмасыннар иде, татар булып калсыннар иде, дип уйлыйм. Шул мәсьәлә борчый. Мин алар белән татарча сөйләшәм, әмма аларга 3 һәм 5 яшь булса да, минем белән саф татарча сөйләшмиләр. Киләчәктә аларның минем белән татарча сөйләшүләрен телим. Теләгем шундый. Шул теләгем челпәрәмә килер дип куркам. Бу темага кереп китеп күпертеп сөйләшәсем дә килми, шушы теләгем бар. Дөньясы шул, дип, бездән генә тормый, дип килешәсем килми әле.

Дөрес итәсең. Курыкканың алдыңа килмәсен өчен нәрсә эшлисең?

Алар белән татарча сөйләшәм. Тырышам. Аңлатам. Балалар бакчасындагы тәрбиячеләребез татар, алардан балалар белән мөмкин кадәр татарча сөйләшүләрен сорыйм. Әлбәттә, алар: «Нариман, синең белән атаң татарча сөйләшергә кушты», – дип, минем бала белән татарча сөйләшеп кенә утыра алмыйлар инде, анысын аңлыйм, ләкин миннән әйтү булсын.

Баланы татарча укыту, сөйләштерү өчен кайсы ысулны кулланыр идең – чыбыркынымы, прәннекнеме?

Прәннекне, әлбәттә. Чыбыркыны да куллана алыр идем, мин – юаш әти түгел, кырыс әти. Хатыным балаларны: «Әтиегезгә әйтәм», – дип куркыта.

Куркалармы?

Куркалар.

Өйдә син хуҗамы?

Мин.

Мин моны язам һәм хатының укыячак.

Укысын!

... һәм көләчәкме?

Укысын һәм көлсен! Белсен өйдә кемнең хуҗа икәнен! Моңа кадәр белмәгән булса.

Син үскәндә өегездә кем хуҗа иде?

Дәү әти. Ул бик кырыс һәм каеш куллана иде.

Каеш куллануга ничек карыйсың?

Каеш – юк. Почмакка бастыру бар. Анысын кулланам. Малайлар бит әле кечкенә.

Әйе, әле барысы да алда.

Мин анысын беләм. Телевизорлар да ваттык инде.

Нәрсәгә акча жәлләмисең?

Ашарга. Мин күп ашыйм. Ябык кына булсам да күп ашыйм. Балаларга акча жәлләмим.

Нәрсәгә жәллисең?

Белмим. «Нәрсәгә акча әрәм итим инде», – дигән әйберләр була инде. Кайчагында «нәрсәгә таксига акча туздырыйм» дип, җәяү барып кайткан урыннар була. Мине иске машинам канәгатьләндерә, яңа машина дип йөрмим. Машина минем өчен дәрәҗә билгесе түгел, хәрәкәт итү чарасы. Киемгә жәлләмим. Өйгә дә жәлләмим.

Астрологиягә ышанасыңмы?

Юк. Әбиләр «бисмиллаңны әйт» дип кенә үстерделәр. Ырым-шырымга да ышанмыйм. Юлны кара мәче киеп чыгуларга ышанмыйм. Авылда, багана уртасыннан чыкма, диләр иде. Андый ышануларны бит кемнәрдер уйлап кына тапкан. «Посидим на дорожку»га да ышанмыйм. Әйтсәләр, утырып торам инде.

Ә күз тиюгә ышанасыңмы?

Анысына ышанам. Балачакта җырлаган саен, җырлаганнан соң кеше мактаган саен авырый идем. Йә тамагым шешә, йә колагым шешә иде. Бервакыт үзебезнең бала елагач та барып өшкерттек.

Сәхнәгә чыгыр алдыннан ниндидер ритуаллар бармы?

Тавыш ачу өчен артикуляцион массаж гына. Сәхнәгә ятып, кулисаларны кочаклап, бер аякта сикерүләр... андый нәрсәләр юк. Тавышымны яки тәнне җылытып алуга гына ышанам. Мин, пунктуаль кеше буларак, спектакльгә дә, репетицияләргә дә берәр сәгать алдан киләм. Монда да сезне көтеп 10 минут утырдым. Соңга калырга яратмыйм. Соңга калган кешегә дә ачуым килә.

Янәшәдә пунктуаль кеше – коточкыч газаптыр ул, башкалардан да шуны таләп итә.

Мин усал түгел. Сез соңга калдыгыз, мин бит сезгә әйтмәдем.

Хәзер әйттең бит.

Мыр-мыр мин. Анысы бар. Аның буенча эшлим.

Кешене соңга калмаслык итеп тәрбияләп буламы?

Була. Хатыным хәзер соңга калмый. Өйрәттем.

Ә хатының сине нәрсәгә өйрәтте?

Үз-үземә ышанырга өйрәтте. Син эшли аласың, диде.

Бас-гитарага гына өйрәнә алмыйсың?

Өйрәнәм, Алла бирсә!

 

Ссылка на первоисточник
наверх