На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

«Бармаклар төрле якка очты». Яңа ел бәйрәм итүче ир-атның дүрт бармагы өзелгән

Яңа ел төнендә Мәскәү өлкәсендә яшәүче 50 яшьлек ир-атның 4 бармагы өзелгән. Ул, курантлар суккач, балконга чыгып, петарда аттырган. Табиблар бармакларны тегеп куя алмаган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Ир-ат механизатор булып эшли.

Яңа ел төнендә гаилә бәйрәм итә, 00.30 сәгатьтә балконга чыгалар.

Петарда ир-атның кулында шартлый. Уң кулдагы 4 бармак төрле якка очып китә, чәнчи бармагы тиресенә генә эленеп кала, диелә хәбәрдә.

Табиблар урынга 15 минутта килеп җитә, ир-атны хастаханәгә алып китәләр, хирурглар бармакларны кире тегеп куярга тырыша, чәнчи бармакны тегәләр, тик башкаларын булдыра алмыйлар.

Әлеге петарданы 2 ел элек автолавкадан алган булганнар, товарның тышлыгы да юк, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх