Бүген «Агроволга 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов түрәләргә утынны дөрес итеп яру турында сөйләгән. Әлеге кадрлар Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында чыкты.
«Ничек итеп Рөстәм Миңнеханов түрләрне утын ярырга өйрәтте. «Агроволга 2025» күргәзмәсендә», – диелгән әлеге видео янында.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 105 автомобиль ачкычы тапшырган.
«Бүген бик әһәмиятле җаваплы көн – чираттагы агрокүргәзмә оештырабыз. Ел саен ул матурая һәм яхшыра. Бүген аны агросәнәгать комплексы мәсьәләләрен чишү өчен кирәкле автомобильләр бизи», – дигән ул.
Видео: Лилия Галимова телеграм-каналы
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии