На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виталий Сорокин
    А чего не на Иврите? У нас же здесь Еврейская община, как я понимаю...😂145 млн сум өчен:...
  • Сергей Другов
    Что это за бредятинаАйдар Фәйзрахмано...
  • vasyn
    Какого чёрта на русскоязычном сайте язык папуасов?Сөйгәнең белән ин...

Татарстанда баланың бавырына энә кереп киткән

Татарстан табиблары баланың бавырына кергән энәне чыгарган. Малай уйнаганда энәгә кадалган булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

2 гыйнварда Кама балалар медицина үзәгенә бер баланы китерәләр. Уйнаганда аның эченә энә керә, ул плевраль куышлык аша узып, бавырга кадәр кереп китә. Теләсә кайсын мизгелдә энә бавырга тирәнрәк кереп китеп, кан тамырларына һәм үт юлларына зыян китерергә мөмкин була.

Баланы ашыгыч рәвештә хирургия бүлегенә салалар. Кама балалар медицина үзәге табиблары Республика балалар клиник хастаханәсе хирурглары белән консилиум уздыра һәм пациентны Казанга озатырга карар кылалар. Чаллыга ашыгыч рәвештә ДРКБ реаниматологы һәм хирургы бара, алар баланы Казанга алып килә.

Казанда табиблар магнит ярдәмендә операция ясый. Алар зур булмаган тишем аша энәне бавырдан чыгара, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх