На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Интернет постепенно переходит на азербайджанский язык?Мангалда пешә тор...
  • Геннадий Веретенников
    А перевести и прочитать интересную статью трудно?Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...

Бакчада эшләгәндә арка авыртмасын өчен нишләргә?

Бакчада эшләгәндә арка авыртмасын өчен, ярты сәгать саен ял итеп алырга кирәк. Киңәшләрне табиб терапевт Сабина Дельманова бирде, дип яза «Лента.Ру» сайты.

Табиб сүзләренчә, иң яхшысы – каты өслеккә ятып ял итү: бу – мускулларны ял иттерә һәм спазм барлыкка килүне кисәтә. Моннан тыш, бакчада чүгәләп эшләгәнче, дүртаяклап, мүкәләп эшләү яхшырак.

Мондый халәттә умыртка баганасы табигый бөгелешен саклый, шуның аркасында йөкләнеш тигез тарала.

Кисәк кенә авыр әйбер күтәрмәскә һәм авыр йөкне бер кулга гына күтәрмәскә киңәш итә табиб. Шулай ук озак вакыт гел бер халәттә дә торырга ярамый – утырып эшләү белән хәрәкәтчән эшне чиратлаштырырга кирәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх