На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

32 тешен алдырган хатын-кыз өенә кайтып киткән ... һәм үлгән

Мәскәү өлкәсендә бер хатын-кыз клиникада 32 тешен алдырган һәм үлгән.

Хатын-кыз өендә – Одинцово шәһәр округының Герцен исемендәге бистәдә үлгән. Мәрхүмәнең улы сүзләренчә, аның әнисе имплантлар урнаштырырга җыенган, шуңа күрә Мәскәүдәге стоматология табибларына мөрәҗәгать иткән. 12 октябрьдә аның 32 тешен алганнар, ә соңыннан өенә кайтарып җибәргәннәр, дип яза «Известия».

Тикшерү мәгълүматлары буенча, табиб 59 яшьлек Маринаның барлык 32 тешен дә бер көндә суырып алган һәм өенә кайтарып җибәргән. Беренче тәүлекләрдә ул үзен яхшы хис иткән һәм сәламәтлегенә зарланмаган, ләкин аннары ваннага кереп, аңын югалткан һәм җан биргән. Ире ашыгыч ярдәм чакырткан, ләкин табиблар коткарып кала алмаган.

Тикшерү фаразларының берсе буенча, хатын-кызның йөрәге түзмәгән. Аның иреннән дә сорау алалар.

РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе («үтерү») һәм РФ Җинаять кодексының 109 маддәсе («саксызлык аркасында үлемгә китерү») буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх