На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

«Караган саен елыйм...» – үзәкне өзәрлек видео

Социаль челтәрләрдә үзәкләрне өзә торган видеороликка юлыктык. Озак вакытлар якыннары белән күрешмәгән хәрби, кыска вакытлы ялы турында алдан әйтмичә, әти-әнисенә чып-чын сюрприз ясап кайтып төшә.

Авылдагы әти-әнисе кунакка аның тормыш иптәшен, балаларын гына көтә булса кирәк. Ә инде машинаның арткы утыргычыннан айлар буе күрмәгән уллары килеп чыккач, ата-ананың хис-кичерешләрен сүз белән генә аңлатып бетереп булмый.

Әнисе улын кысып-кысып кочаклый, күкрәгенә сыенып, күз яшьләренә ирек бирә. Әтисе дә шатлыклы күз яшьләрен тыеп тора алмый.

Әлеге видеодан аерым бер җылылык бөркелә, көтеп яшәүнең ни икәне аңлашыла.

«Моның нинди шатлык икәнен якыннарын озаткан кешеләр генә аңлар»;

«Бүген минем улым да ялга кайтты. Нинди зур шатлык. Исән-сау гына була күрсеннәр»;

«Еламыйча карап булмый»;

«Исән-сау булсыннар, Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен»;

«Караган саен елыйм. Дөньялар тизрәк тынычлансын иде инде», – дип язалар роликны караучылар да.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх