Владимир өлкәсендә Клязьма елгасында өч кешелек гаилә – әтисе, әнисе һәм нәни улы батып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Мәетләрне берничә көн эзлиләр.
Фаҗига Крутов авылы янында 13 июльдә була. Әтиләрен шул ук көнне балыкчы ир-ат тапкан. 15 июльдә коткаручылар әниләренең мәетен ботаклар арасыннан алган.
«Фаҗига урыныннан 1,5 км ераклыкта көндезге икеләр тирәсендә 1992 елда туган ир-ат мәете табылды», – дигән коткаручылар.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии