На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...
  • Vladimir Bogdanov
    Это что за страничка? Для мигрантов? Для кого? Или это страничка для сепаратистов?Алсу Фаракшинаның...

Илсөя Бәдретдинова авырый: «Ашамаган дару, эчмәгән нәрсә калмады...»

Соңгы арада активлашып киткән вирус җырчы Илсөя Бәдретдинованы да «эзләп тапкан».

Температура төшми, ашамаган дару, эчмәгән нәрсә калмады. Көне буе өйдә бүген. Эш муеннан, – дип яза Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә. – Ничек кенә банально булмасын, иң мөһиме – сәламәтлек. Күп кеше чирли икән. Нәрсә бу?

Нинди әкрен генә килеп, аяктан ега торган торган вирус бу? Языгыз әле, ниләр эчәсез, нәрсәләр ашыйсыз? – дип киңәш тә сораган җырчы дусларыннан.

«Ял һәм тынычлык булса, организм үзе көрәшә. Витамин С, Д ярдәм итә. Берүк терелегез, сез халыкка кирәк, сәламәт булыгыз»;

«Бөтен вирусны бәрә торган дару беләм. Личкага языгыз, каян табарга икәнен аңлатам»;

«Сарымсак, суган, петрушка, укроп, алма, борыч, помидор, кура җиләге һәм карлыган. Бакчада үсә торган бөтен җиләк-җимеш һәм яшелчә – витаминнар»;

«Йөрәк өзелә. Тизрәк үтсен инде бу вирус! Сез сафта булырга тиешсез, тиздән концертлар», – ди аңа язылучылары.

Марат Яруллин исә, Илсөя Бәдретдиновага комментарий калдырып, үзенең күптән түгел генә чыккан яңа җырын рекламаларга булган. Аның фикеренчә, бу – тукран лихорадкасы. «Ә инде җитди итеп әйткәндә, чыннан да күп кеше чирли, үзегез саклагыз», – дип тә язып калдырган Яруллин.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх