На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ильвинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар?

Җырчы Ильвина Дубайда ял иткәндә, язылучыларына интрига ясап, бик матур фото урнаштырды. Фотосурәттә – Дубайдагы иң зур, халык телендә «Парус» дип йөртелә торган «Бурдж-эль-Араб» кунаханәсе янында искиткеч романтик атмосфера. Кызыл келәм түшәлгән юлга шәмнәр тезелгән. Тере роза чәчәкләре белән бизәлгән йөрәк эчендә инглиз телендә «Чык миңа кияүгә» дигән язу янып тора.

Сторисны күргән язылучылары Ильвинага котлау сүзләре яудырырга тотынганнар. Тик җырчы аларны тынычландырырга ашыкты.

«Монда минем директны смслар белән тутыргансыз. Көтмәгәндә булды! Котлаулар килә!. Юк, барысы да нормально. Мин әле дә кияүгә чыкмаган хатын-кыз. Бу вакыйганы миннән дә артыграк көтәсез булып чыга. Бик зур рәхмәт», - дигән ул.

«Интертат»ка әңгәмәдә артист: «Мин үземнең тормышымнан кәнәгать, сүз дә юк. Әмма һәр хатын-кызның кияүгә чыгып, тулы гаилә булып яшисе килә торгандыр ул. Бүгенге көндә миңа андый тәкъдим булганы юк, көтәбез (көлә). Әлегә ничек бар – шулай яшибез», – дип сөйләгән иде инде күп еллар янәшәсендә булган кеше турында.

 

Ссылка на первоисточник
наверх