
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның тормыш иптәше Зилә Галимова белән яздырган дуэты дөнья күрде. Бу хакта «Мәйдан» телеканалы сәхифәсендә хәбәр итәләр.
«Дуслар кирәк» җырына клип Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән төшерелгән.
Тыңлаучылары әлеге җырны бик ошаткан. Алар Зилә ханымның йомшак тавышына сокланалар, «җыр – «ут» дип язалар. Парның төпчек кызы Айгизә исә: «Әлеге җыр бөтен җирдә яңгырарга тиеш», – дип билгеләп үткән.
Зилә ханымның тавышы бик матур булса да, зур сәхнәләрдә җырламавы хакында Айдар Галимов элекке әңгәмәләренең берсендә: «Мин аңа беркайчан да «җырлама» дип әйтмәдем. Зилә үзе дә беркайчан омтылмады. Ул һәрвакыт «гаилә учагын кемдер җылы тотарга тиеш, балаларны кемдер карарга тиеш», дип килде. Без бит кайчандыр сәхнәдә таныштык. Уфа автотранспорт техникумының сәхнәсендә җырлап танышып кавышып киткән кешеләр без. Сәнгать, сәхнә юлы буйлап китәрбез дип уйламаган да идек. Тормыш шушы юлга алып кереп китте. Икебез дә кереп китәргә мөмкинлек тә юк иде. Гаиләнең беренче адымнар ясаган вакытында алай мөмкин дә түгел. Бергә чыгып китсәң, икенче төрле булыр иде», – дип сөйләгән иде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии