На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Чистайда яшәүче «сихерче» хатынны хөкем иткәннәр

Чистай районында сихерчелек хезмәтләре күрсәткән булып, бер ир-атны алдаган хатын-кызга карата хөкем карары чыгарганнар. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Хатын-кыз ир-атка мессенджер аша им-томнар ярдәмендә шәхси проблемаларын хәл итәргә булышырга вәгъдә иткән.

Ир-ат аңа ышанган һәм, гаиләдәге мөнәсәбәтләрен һәм якыннарының сәламәтлеген яхшыртырга өметләнеп, 40 мең сум акча күчергән. Көтелгән нәтиҗә булмагач, клиент полициягә мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү озакка сузылган, чөнки зыян күргән ир-ат соңрак үзе дә башка эш буенча хөкем ителгән.

Судта хатын-кыз гаебен таныган, акчаны кире кайтарган һәм, эш буенча җаваплылыкка тарту вакыты чыгу сәбәпле, эшне туктатуны сораган.

Җәмәгать судьясы, җинаять эше буенча җаваплылыкка тарту вакыты чыгуны исәпкә алып, эшне туктаткан.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх