На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

22 подписчика

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...
  • Сергей
    Оч умер машина...Красная Сопка ураманда... Это что, зашифрованная переписка двух разведчиков или какое то зашифрованн...Өч үсмер машина у...

Рия – нәрсә ул һәм аның нинди куркынычы бар?

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында рия турында аңлата.

«Рия – гамәлләрне кеше күрсенгә кылу ул. Аны ни белән чагыштырып була икән?

Элеккегеләрдән болай дип риваять ителә: «Гамәлләрен рия белән башкаларга ишеттерү өчен кылучы базарга чыкканда үзенең янчыгын вак ташлар белән тутырган кешегә охшаган.

Кешеләр аңа карап: «Моның янчыгы ни белән тулы икән?» – дип гаҗәпләнер.

Ләкин аларның бу гаҗәпләнүеннән янчыгын таш белән тутыручыга бернинди файда да булмас. Әгәр ул үзе өчен берәр нәрсә сатып алырга теләсә дә, вак таш бәрабәренә һичнәрсә ала алмас.

Нәкъ шулай ук рия һәм кешеләргә ишеттерү өчен гамәл кылганнарга да, үзенең гамәленнән һәм кешеләрнең сүзеннән башка бер файда да, савап та булмас...» «Тәнбиһүл гафилин» китабыннан.

Бәрәкәтле, игелекле эш көннәре теләп калам!» – дип яза хәзрәт.

 

Ссылка на первоисточник
наверх