
Оборона сугышлары вакытында алар дошман танклары алдына миналар салган. Үз илен оккупацияләүне тоткарлап, күперләрне шартлаткан. Оборона ныгытмалары һәм блиндажлар төзегәннәр.
Армиябезнең азат итү һөҗүме вакытында нәкъ менә саперлар танкка һәм пехотага каршы дистәләгән мең мина салган, җәяүлеләр өчен тимерчыбык киртәләр ясаган, танк һәм артиллерия өчен юлларны чистарткан.
Барлык геройлар, хәтта татарлар турында да сөйләп бетереп булмый, әмма орден-медальләр белән бүләкләнгәннәрне искә алыйк.
Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән
Йосыпов Ибраһим Хөснулла улы. 1904 елда Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы Әсәкәй авылында туа. 1941 елның августында Әсәкәй РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 1942 елның июненнән фронтта. Гвардия кече сержанты, 8 нче гвардия механикалаштырылган Кызыл Байрак бригадасының аерым инженер-мина ротасының сапер-шартлатучысы.
Советлар Союзы Герое исеменә 1944 елның 15 августында 8 нче гвардия механикалаштырылган Карпат яны корпусы командиры гвардия генерал-майоры Дремов тарафыннан тәкъдим ителә. 1944 елның 25 һәм 26 июлендә бомбага тоту вакытында взвод составында Сан елгасын кичкән һәм бригаданың калган өлешләре кичүне тәэмин иткән. 30 июльдә шәхсән үзе көймәдә дошман уты астында бригаданың 100гә якын сугышчысын Висла елгасы аша үткәрә. 1 августта көймәләрдә Чарна елгасы аша разведгруппаны алып чыга. Алар Сташув шәһәрен азат итәләр. 3 августта артиллерия уты астында көймәләрдә тагын 50 кызылармиячене озата. 1944 елның 23 августында II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Татарстан саперлары
Михаил Черепанов Ватанны һәм Европаны нацизмнан саклаган һәм азат иткән, Татарстанда туып үскән 453 саперның һәлак булган урынын тапкан.
Шуларның 192се – татар.Үлгәннән соң Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән
Нуриев Хаҗи Нури улы. 1924 елда Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылында туган. Кызыл Йолдыз РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. Степной фронтының 25 нче гвардия укчылар корпусының 329 нчы армия инженер батальоны составында Украинаның Харьков өлкәсен азат итү өчен барган сугышта кыска вакыт эчендә үз корпусының күзәтү пунктын төзүне оештыра, ләкин ут астында үзе 1943 елның 12 сентябрендә һәлак була.

Рамазанов Хәмзә Рамазан улы. 1924 елда Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туган. 169 нчы укчы дивизиянең 171 нче аерым сапер батальонында хезмәт итә. Белоруссиянең Гомель өлкәсен азат иткәндә, дошманның көчле уты астында һөҗүм итүче пехота өчен тимерчыбык киртәсеннән юл ясаган. Танкларга куркыныч юнәлештә 127 танкка каршы мина куя. 1944 елның 10 февралендә Рогачев районы Довцы (Гадилович) авылында һәлак була. 
Таһиров Кашап Шәрифулла улы. 1898 елны Азнакай районы Сәпәй авылында туган. 330 нчы укчы дивизиянең 607 нче аерым сапер батальоны составында Калуга өлкәсе Киров районын азат иткәндә, дошманның тимерчыбык киртәсеннән 15 мина алып, юллар ясый. 1943 елның 12 августында Большуха авылында фашистларның радиостанциясен шартлатып, 5 офицер һәм 3 солдатны юк итеп һәлак була.

Фаткуллин Ибраһим Мингали улы. 1910 елны Нурлат районы Түбән Нурлат авылында туган. 242 нче тау укчы дивизиясенең 410 нчы аерым сапер батальоны өлкән сержанты. Кырымның Керчь ярымутравы территориясендәге сугышларда тимерчыбык киртәләр системасын урнаштырып, 10 инженерлык һөҗүмендә катнашкан. Разведкада дошманның 7 ут ноктасын таба. 21 пехотага каршы һәм 137 танкка каршы немец минасын алып ташлый. 1944 елның 16 апрелендә Севастополь шәһәрен азат иткәндә һәлак була. 
Яллин Аркадий Алексеевич., 1911 елда Нурлат районы Чуваш Мәнчә авылында туган. 16 нчы гвардия укчы дивизиясенең 23 нче гвардия аерым сапер батальоны составында 1943 елның 10 мартыннан 29 мартына кадәр Смоленск өлкәсенең Вяземский районын азат иткәндә, дошманның 413 минасын зарарсызландыра һәм тимерчыбык киртәләрдән 17 юл үтә. 1943 елның 10 июненнән 25енә кадәр Калуга өлкәсендә тагын 513 минаны зарарсызландыра, 12 юл үтә. 4 заряд сала һәм фашистларның оборона линиясендә рогаткаларны шартлата. 1943 елның 26 июненә каршы төндә Брянск өлкәсе Севский районы Павловка авылы өчен сугышта мина кырларында гитлерчыларның үтүен тәэмин итеп, һәлак була.

Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгәннәр
Бадыйков Фәйделхан. 1909 елны Минзәлә районы Бикбау авылында туган. Кече сержант, 93 нче укчы дивизиянең 107 нче аерым сапер батальоны отделениесе командиры. Псел һәм Хорол елгаларында кичүләр төзүдә катнашкан өчен бүләкләнә. 1943 елның 28 сентябреннән 2 октябренә кадәр суда ут астында тора. Көймәдә 600 сугышчыны һәм командирны, 8 атны, 100 тартма сугыш кирәк-яраклары, 2 туп, кыр кухнясын һәм азык-төлекне күчерә. 1943 елның 19 октябрендә Украинаның Полтава өлкәсе Золотоношский районы Дмитриевка авылын азат иткәндә һәлак була.

Зәйнуллин Хәниф. 1903 елда Актаныш районы Пучы авылында туган. 1945 елның 19 апреленнән 26 апреленә кадәр Германия территориясендә барган сугышларда 276 нчы укчы дивизиянең 873 нче укчы полкы составында 60 фашист минасын зарарсызландыра, тимерчыбык киртәсеннән 2 юл ясый һәм 2 гитлерчыны юк итә. 1945 елның маенда һәлак була. 
Латыйпов Харис Латыйп улы. 1925 елда Мөслим районы Варәшбаш авылында туган. 3 нче аерым штурмлау- инженер сапер батальоны составында 1945 елның апрелендә Польшадагы Гданьск шәһәрен азат иткәндә һәлак була.
Сәетгәрәев Әхмәт Сәетгәрәй улы. 1909 елда Актаныш районы Иске Теләкәй авылында туган. Казан шәһәреннән мобилизацияләнгән. 41 нче инженер бригадасының 201 нче аерым инженер киртәләре батальоны старшинасы. Смоленск өлкәсен азат иткәндә 1943 елның 14 апреленнән 8 маена кадәр дошманның 1166 минасын зарарсызландыра. 1943 елның сентябрендә һәлак була.

«Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгәннәр
Әгъләмов Әхмәт Шәйдулла улы. 1912 елны Мамадыш районы Алгай авылында туган. 69 нчы гвардия укчы дивизиясенең 204 нче гвардия укчы полкында өлкән сержант. Сталинград янында инженер разведкасы барышында танкка каршы 18 немец минасын алып ташлый. Украинаның Одесса өлкәсе Ольшанский районын азат иткәндә дошманның 50 танкка каршы һәм 27 пехотага каршы минасын зарарсызландыра. 1944 елның 20 мартында Демовка авылында һәлак була.

Мөхәммәтҗанов Фатыйх. 1911 елны Сарман районы Кәүҗияк авылында туган. Бондюг РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 332 нче укчы дивизиясенең 608 нче аерым сапер батальоны кече сержанты. 1944 елның 23 маенда Беларусьның Витебск өлкәсе Новополоцк районы Конный Бор авылында яралардан вафат була.
Закиров Каюм. 1910 елны Мамадыш районы Яңа Комазан авылында туган. Казан шәһәренең Молотово РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 64 нче Могилев укчы дивизиясенең (256 нчы аерым укчы бригадасы) 167 нче аерым сапер батальоны составында 1945 елның 24-26 апрелендә Германиянең Франкфурт өязендә фашистлар оборонасын өзгәндә, артиллерия уты астында һөҗүм итүче гаскәрләр өчен сугыш кирәк-яракларын һәм миналарны Одер елгасы буйлап ташыган. Язмышы билгесез.

«Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгәннәр
Батталов Сәгыйдулла Галиулла улы. 1909 елны Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында туган. Яңа Писмән РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 121 нче укчы дивизиянең 574 нче укчы полкы составында дошманның мина кырларын миналардан арындыра һәм үз полкларын оборонага урнаштыра. 1943 елның ноябрендә Курск өлкәсе Югары Воронок авылын азат иткәндә һәлак була.
Хөснуллин Зәйнулла Хөснулла улы. 1903 елны Актаныш районы Чуракай авылында туган. Калинин РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 158 нче укчы дивизиянең 875 нче укчы полкының 84 нче инженер мина батальонында хезмәт итә. Ике тапкыр яраланган. 1943 елның 1 маеннан 20 июненә кадәр җирлекне тоташ миналардан чистартканда, төрле типтагы 502 минаны зарарсызландыра. 1943 елның 2 октябрендә Беларусьның Витебск өлкәсе Лиозненский районын азат иткәндә һәлак була.

Яруллин Зәйнулла. 1901 елны Чистай районы Иске Ромашкино авылында туган. Кызыл Армия РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 1941 елның декабрендә Мәскәү шәһәрен саклаганда 354 нче укчы дивизиянең 1201 нче укчы полкы составында яралана. 1943 елның 8 мартыннан 30 мартына кадәр 338 нче укчы дивизиянең 1138 нче укчы полкы составында полк артиллериясенең хәрәкәтен өзлексез тәэмин итә. Дошманның көчле пулемет уты астында туплар өчен берничә ут позициясен миналардан чистарта, аларга туры наводка белән атуны тәэмин итә. 1943 елның 27 сентябрендә Смоленск өлкәсе Краснинский районы Городец авылында яралардан вафат була. Хәтер кыры мемориалында мәңгеләштерелгән.

Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии