Белгәнебезчә, татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллин белән абыйсы Ренат та бер төркемдә – ул гармунда уйный. Концертларның берсендә Ренатның гримеркадагы аяк киеме югалган. Ялгыш алганнармы, урлаганнармы – бу турыда билгеле түгел.
Бер номердан соң сәхнәгә чыгарга кирәк. Сәхнә артында аларның ап-ак костюм-чалбардан киенгән әтисе дә булган.
Артистлар тиз генә җаен тапкан.«Кемдер гримеркадан Ренатның аяк киемен алып киткән. Әле ярый әти булды. Әтинең ботинкасын Ренатка кидердек, әтигә – кроссовка», – дип кызык табып сөйли Марат Яруллин.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии