На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Җырчы Миләүшә Сафинаның йорты янындагы яңа машинасын бәрдереп киткәннәр

Җырчы Миләүшә Сафина өчен язның беренче көне күңелсез хәлдән башланган. Төнлә машинада күңел ачып йөргән яшьләр аның йорты янында торган машинасын бәрдереп киткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Ул яңа кыйммәтле иномаркасын әле июль азагында гына сатып алган иде. «Минем шәп, матур кроссоверым.

Салоннан гына, өр-яңа. Бу – яңа этапка күчү кебек. Минем, туктамыйча, үземнең хыялларыма һәм максатларыма таба барганым өчен бүләк. Бу машина мине тагын да югарырак үрләр яуларга рухландырсын иде», – дип язган иде җырчы.

Җырчы сөйләвенчә, яшьләр күршенең машинасын да бәрдергән, әмма җырчыныкына зуррак зыян килгән. Гаеплеләр хәтта гафу да үтенмәгән. Җырчы юрист яллаган. Гаепне машинада булган ятим егет үз өстенә алырга теләгән, әмма алар күршеләрнең камерасына эләккәннәр, һәм анда руль артында кем булуы аермачык күренгән. Руль артында 18 яшьлек кыз булган.

Миләүшә яңа машинасы бик кадерле булуы, аны саклап йөрүе, үзенә тырышып эшләгәне өчен бүләк итеп сатып алуын билгеләп үтә, «әле ярты ел да йөрмәдем бит» дип, күңеле әрни аның.

 

Ссылка на первоисточник
наверх