На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Артур Маузер һәм Лия Шәмсина, яңа туган кызлары белән, Дубайга күченгән

Әле күптән түгел генә беренче тапкыр әти-әни булган иҗади пар – музыкант Артур Маузер һәм җырчы Лия Шәмсиналар, кечкенә кызлары Айланы да алып, Дубайга очкан. Сторисларындагы бәхетле фотоларыннан күренгәнчә, Айла юлда үзен тәртипле тоткан, әти-әнисен елап интектермәгән.

Чит илгә килеп төшүгә алар, шәһәр буйлап хәрәкәт итү өчен, арендага зур багажниклы, уңайлы машина алганнар.

«Узган ел без «Мустанг»та җилдергән идек. Хәзер беренче чиратта – машинаның уңайлы булуы һәм куркынычсызлыгы», – дип аңлата Артур.

Дин кануннары буенча яшәүче Артур Маузер Дубайда иртәнге намазга да өлгергән.

Хәзер Дубайда һава торышының иң уңайлы чагы, артык эссе түгел, диңгез җылы. Бәби белән ял итәргә менә дигән вакыт. Артур белән Лия Дубайда күпмегә калачакларын хәбәр итмәгәннәр.

Артур белән Лия башка елларда да кышкы чорны шулай җылы якларда үткәрәләр иде. Талантлы саксофончы Артур Маузерның иҗатына Дубайда да ихтияҗ зур.

 

Ссылка на первоисточник
наверх