На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Рамил Шәрапов, 11 елдан соң, шул ук балдаклар белән хатынына тәкъдим ясаган

Юморист Рамил Шәрапов хатыны белән шаярып алырга булган. Кайчандыр эшләмәгән эшен, дистә елдан соң, шаяртып булса да чынга ашырырга уйлаган артист.

«Земфира (артистның хатыны) белән чәй эчеп утырабыз. Искә төште бит, өйләнер алдыннан мин Красопеткага тәкъдим ясамаганмын. Инде 11 ел яшибез, гел искә төшерә.

Минем ишеләр бармы?» – дип язган ул кызык видео астына.

Комментарийларда күпчелек гүзәл затлар тәкъдим ясап тормауларын белдергән, ә кайберләре аптырап тормаган, тәкъдим ясауны да үз кулларына алган. «Хатын тәкъдим ясады, матур гына яшәп ятабыз», – дип язучы ир-атлар да бар.

Видеода күренгәнчә, Рамил Шәрапов, тартмага салынган парлы балдакларны күрсәтеп, хатынына «чык миңа кияүгә» дип тәкъдим ясый. «Куй әле бар урынына», – дип белдерә хатыны, рәхәтләнеп көлеп.

«Ни өчен без балдакларны кимибезме? Земфирага сыймый, минеке төшә», – дип белдерә уены-чыны белән артист.

«Хайван», – ди иренә хатыны, яратып.

«Әче, әче! Кил!» – ди артист.

«Менә шулай башымны әйләндереп йөри инде ул минем», – ди хатыны.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх