– Таныйсыңмы мине? Таныйсың, таныйсың… Таңсылуның туганнан туган абыйсы булам мин. Менә исәп-хисап бирер көнең килде, он-талкан ясыйм хәзер мин синнән!.. – дип уңга-сулга селеккәләде ул Шәүкәтне җирдән күтәреп алып. Югалып калган Шәүкәтнең башы буталып китте, тыны буылды, күзләре атылып чыгар дәрәҗәгә килделәр. Тагын 1-2 минут кулларын ычкындырмаса теге газраил, тәки мәңгелеккә күзләрен йомар иде Байбаков. Бәхетеннән, өйлегешеп торган ирләр арага керделәр, Шәүкәтне җиргә бастырып, читкәрәк этәрделәр. Әмма кызган иде теге колга, озын кулын сузып, Шәүкәтнең борынына берне ямарга өлгерде. Шарлап кан ага башлады...
Дәвамы: https://intertat.tatar/news/min-sine-belam-karim-kara-5865395
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии