На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Рафис Атаказ яшьләрне сүгүчеләргә җавап биргән

Социаль челтәрдәге сәхифәсендә #картблогер хештегын кулланучы Рафис Атаказ яшьләрнең оверсайз модасын үз итүенә, ягъни берничә размерга зур киемнәр киеп йөргәнгә ачуланучыларга җавап биргән.

«Сәлам, бу тагын мин әле. «Оверсайз кигәннәр, аннан-моннан салынган, матур түгел», – дип сүгәләр бит яшьләрне.

Без бит үзебез дә шундыйны киеп үстек инде. Кием ала башласалар, 1-2 размер зуррак инде, аның җилкәсе төшеп тора, «әле үсәсең» дип, 1-2 елга дип алалар иде. Үсеп китмәсәң, 3 ел да киясең. Выпускнойга да, үсмәсәң, өйләнерсең дә әле шуның белән…

Чалбарның балагы озын, эчкә бөкләп, берничә җиреннән эләктереп куялар. Үсеп китсәң, шуны төшерә баралар. Аяк киеме дә шулай, җылырак булыр, имеш. Тузып бетмәсә, синең «оверсайз»ыңны тагын бер буын киеп үсә, тазарак булса, тагын берәү кияргә мөмкин. Минекеләрне сеңлем киеп үсте. «Оверсайз» кичә дә – без үскәндә дә бар иде, бүген дә бар», – дип сөйли ул.

Дөрес сүзгә – җавап юк!

 

Ссылка на первоисточник
наверх