Менделеевск районында 17 (кайбер чыганакларда – 15) яшьлек үсмер трассада авария ясап, кеше үлеменә сәбәпче булган.
Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, 10 ноябрьдә Ижевск трассасының Менделеевск районы өлешендә Рено Каптурга утырган үсмер каршы як полосага чыга һәм 46 яшьлек ир-ат идарә иткән Киа Рио белән маңгайга маңгай бәрелешә.
.Бәрелеш шулкадәр көчле була – ике машинаның да капотлары изелеп бетә, тәгәрмәчләр дә читкә очкан. «Киа» йөртүче шунда ук һәлак була. Ул Пермь шәһәреннән булган.
Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Рено» йөртүче һәм аның ике пассажиры хастаханәгә җибәрелгән. Йөртүче егетнең исерек булганы ачыкланган. Ике ай элек аны юл йөртү таныклыксыз һәм исерек килеш рульгә утырган өчен җаваплылыкка тарткан булганнар. Яшүсмер һәм аңа машина йөртү хокукын биргән пассажир җаваплылыкка тартылачак, дип яза «КоммерсантЪ».
Социаль челтәрләрдә һәлак булган ирнең хатыны һәм ике баласы булган дип язалар. «Мин аның гаиләсен белә идем, бер дигән кешеләр. Ике кыз әтисез калды. Ә бу малайны әти-әнисе белән бергә хөкем итәргә кирәк!», – дип яза Ирина исемле хатын.
Свежие комментарии