На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Россиядә, декретка чыгып, бала караучы ирләр саны арткан

Россиядә, узган ел белән чагыштырганда, декретка чыгып бала караучы ирләр 10-30 процентка арткан. Сәбәпләре: бу – ниндидер ярамаган оят эш булудан туктады, һәм хатын-кызлар күбрәк акча эшли башлады.

«Mash» Телеграм-каналы статистика яратучылар өчен саннар да китерә. 2024 елда Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә якынча 1700 ир декретка чыккан, бу – 2023 елдагыга караганда 25 процентка күбрәк.

Түбән Новгород өлкәсендә 1500 ир декретта (15 процентка күбрәк). Ростов-Донда – 1318, Белгород өлкәсендә – 929, хәтта Чукоткада да 11 ир декретка чыккан – уртача алганда 20 процентка артыграк.

Декретка чыгучы ирләрнең бер өлеше – фрилансер-эшмәкәрләр һәм башка шуның ише стартаперлар, аларның офиска килеп эшләве мәҗбүри түгел, һәм шуңа күрә мондый ирләр хатыннарын эшкә чыгару яклы. Калганнары исә хатыннарының үзләренә караганда күбрәк акча эшләвен әйтә, шуңа күрә болай итү отышлырак. Ә инде өченчеләренә исә бала карау ошый икән.

Мондый ирләр өчен хәтта «яшь әтиләр клубы» да бар. Бу клубларда чатлар да, памперслар турында сөйләшүләр дә, очрашулар да була.

Түбәндәге видеода – нәкъ шундый очрашуларның берсе.

 

Ссылка на первоисточник
наверх