На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Минем кебек чинаклар юк дип йөри идем» – Гөлсирин Абдуллина үзенә пародиягә бәя биргән

Алып баручы Ирек Фатыйхов бер мәҗлестә җырчы Гөлсирин Абдуллинага пародия ясаган. Пародия бик уңышлы килеп чыккан, һәрхәлдә, Гөлсириннең үзенә бик ошаган.

«Татар эстрадасында минем кебек чинаклар юк, дип йөри идем. Менә бит, шәп», – дип язган ул аңа.

«Рәхмәт. Җырлап кына торыгыз. Сезнең популярлык миңа да популярлык бирә», – дигән аңа Ирек Фатыйхов.

«Гөлсирин ишетсә», – дигән комментарий иясен дә җавапсыз калдырмаган Гөлсирин Абдуллина. «Гөлсирин ишетте, үзе үк минусын бирде җырына», – дигән ул.

«Оригиналдан аерып та булмый», «Шушы җырны синең башкаруда тыңлау өчен яңадан туй үткәрергә әзер мин. Афәрин, миллион бал», «Шедевр бу, булдырасың, Ирек», «Гөлсирин дә бу кадәр булдыра алмый», – дип мактаганнар калганнар алып баручыны.

«Кызганыч пародия бу. Гөлсириннең җырлавы күңелгә бәлзәм булып ята», «Бүтәкәң чыга инде», – дигән фикерләр дә бар.

Бу пародияне сез дә карагыз әле.

 

Ссылка на первоисточник
наверх