На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

  • Геннадий Веретенников
    А перевести и прочитать интересную статью трудно?Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...
  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...

Һәрберсе 250 мең сум! Лилия Хәйруллина иң кыйммәтле сумкасы турында әйтте

Татар эстрадасы җырчысы, Гөлдания Хәйруллинаның кызы, 4 малай әнисе Лилия Хәйруллина «ТМТВ»ның «10 сорау» тапшыруында катнашты. Ул алып баручысы Әбри Хәбриевны коллекциясендәге иң кыйммәтле сумка турындагы сорауга җавап биреп шаккатырды.

– 200 мең сум. Бик кыйммәт саналмый инде.

Синең өчен кыйммәт булмаса, ул кемнеңдер еллык гаилә кереме булырга мөмкин.

– Хәзер инфляция, бөтен әйбер арта. Әлегә нык кыйммәтле, миллионлаган сум торган сумкаларым юк. Булсын, дип ышанып каласы килә.

Хатын-кызның хыялы инде кыйммәтле әйберләр...

– Һәр хатын-кызның теләге инде. Бүләк итсәләр, рәхәт бит. Үзең өчен сатып алырга, үзеңне яратырга кирәк.

Керемең мөмкинлек биргәндә, әйе.

– Гомумән хатын-кызга нәрсәдер алып, үзен куандырып торырга кирәк. Бу – илһам өчен дә кирәк. Хатын-кызлар мондый әйбергә мохтаҗ инде. Шул миндәге сумка 200 мең сумнан артык инде, 250 мең сум тирәседер…

1 букча 200 меңнән артык, 250 мең!? Әле башка сыеп бетми. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмим.

– 5 миллион сумга да сумкалар бар… Һәркем булдыра алганча… Кемгәдер мондый сумкалар кирәкми дә.

Әйбәт! Мин сөенәм синең өчен, әгәр инде 250 мең сумга сумка алырлык мөмкинлегең бар икән, бу бик яхшы.

– Аны бит инде көн дә алып тормыйсың. Бер алгач, кулланасың рәхәтләнеп. Күңелгә рәхәтлек биреп тора.

Ә озакка җитәме ул? Кайбер сумкалар 1 ел эчендә килеп чыга.

– Юк, 1 ел гына түгел. Алар берничә булса. Бер киемгә берсе туры килә, икенчесенә...

– Һәрберсе 250 мең. Ә бүген 60 меңлеген генә алыйм әле (Әбри Хәбриев шаярта). Бүген ничә меңлеге белән килдең? Тотып карыйм әле шуны...

 

Ссылка на первоисточник
наверх