На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

21 подписчик

Свежие комментарии

  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...
  • Сергей
    Оч умер машина...Красная Сопка ураманда... Это что, зашифрованная переписка двух разведчиков или какое то зашифрованн...Өч үсмер машина у...
  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...

Халидә Бигичева: «Казанда фатир арендалап яшим»

«Изге ай» төркеме солисты, Хәйдәр Бигичевның сеңлесе Хәлидә Бигичева «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы кысаларында хәзер үзенең Казанда яшәве һәм ни өчен башкалабызга кайтуы хакында сөйләгән.

«Гомеремдә дә халкымнан серем булмады. Мин бик ачык, барысын да сөйли торган кеше. Бер дә яратмыйм алдап—йолдап, нидер уйлап чыгарырга.

Бүгенге көндә мин Казанда фатир арендалап яшим. Минем шундый теләгем бар иде: абыемның юлларыннан, урамнарыннан йөреп, абыемның дуслары белән аралашып, театрларга барып, зиратка барып яшәү. Хәзер җыелган чәчәкләрне дә абыемның каберенә, зиратка илтеп куячакмын. Аның да күңеле булсын.

Шундый вакытлар була – бер генә барып сөйләшеп утыр идең, барып күр идең дип уйлыйсың. Мин кеше белән аралашып, хәлләр белешеп яшәргә яратам. Тамашачыларыма да әйтәсем килә, табыгыз юлын, миңа чыгыгыз, аралашып яшик. Мин бик яратам халкымны», – дигән ул.

Моннан берничә ел элек Халидә Бигичева абыйсы Хәйдәр Бигичевның тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева белән бик үк яхшы булмаган мөнәсәбәтләре турында да сөйләгән иде.

  • Халидә Бигичева: «Хәйдәр абыем вафат булгач, аның йортында булганым юк»

 

Ссылка на первоисточник
наверх