На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

«Яңа еллардан соң, гыйнварларда гөжли башлый»:Кыш уртасында умартачылар ни белән мәшгуль?

Умарталыкларда тынлык хакимлек иткән вакытлар. Шулай да, умартачы халкының эше ел әйләнәсенә дәвам итә бит, җәмәгать! Шуңа күрә, һәвәскәр умартачыларыбызга киңәшләр биреп китик әле.

Хәзергесе заманда күпләр бал кортларын тышта, ягъни омшаникта кышлата инде. Идән астында, базда кышлатучылар сирәк яки юктыр да, мөгаен… Истә калган, кемнәрнеңдер алты почмаклы авыл йортындагы бәләкәй ягына яки заманча әйткәндә – кухня өлешендәге базга керткәндә кулларыннан төшеп китеп, бал кортлары чыгуы да, таралып чагулары да… Билгеле ки, өй базында барыбер дә җылы, умарта котлары әкренләп чыкканы турында да ишеткән бар иде, ләкин хак сүзме икәнен генә белмим…

Бал кортларын тышта кышлатучы абруйлы умартачы: «Кемдер оя астына, җиргә агу куя, көтелмәгән «кунакларны сыйларга»

Мамадыш районының «Пятилетка» совхозы поселыгыннан Хәниф Миңнекаев 1993-1994 еллардан бирле бал кортлары тота, иң башта 1-2 умартасы гына була.

Бал кортларын аңа хәләл җефете Люция апа һәм балдызы Энҗе ханым да караша. Ә улы Айрат умартачылыктагы гаять файдалы продукт булган прополисны зәйтүн маенда эретеп, кремнар, мазьләр ясый икән.

Хәниф абый, умарта кышлатулар ничегрәк бара?

Хәлләр имин генә, Аллага шөкер. Умарталык кышлау сезонына кереште, беләсең бит инде, Юлай. Инде ничәмә ел шулай. Алай күселәр, тычканнар юк, керми. Агу куйганым юк алар өчен. Умартачыларның интернеттагы чатларында язышып, хәбәрләшеп торабыз. Кемдер оя астына, җиргә агу куя, көтелмәгән «кунакларны сыйларга». Умартаны урамда 30 елга якын кышлатам һәм, яз көне ачканда, бер тапкыр үле күсе таптым. Чагып үтергәннәр иде аны бал кортлары. Ә кортлар исән-сау иде. Умартачылар киңәшеп тора, кемнәрдер оялар арасына да куя, хәтта диварларына да, тыштан. Омшаникта кышлатканда, билгеле, агуларсыз булмый инде. Шуннан соң минем кортлар «Среднерусская» токымлы бит, бик каты агрессив алар. Ояларны кар белән күмеп куябыз, болай аларга җылырак, стабиль температура саклана ничектер. Умарталыкта кар җитми калса, ташып та күмү ягын күрәбез. Кемдер уйларга мөмкин, һава җитү-җитмәү мәсьәләсе ничек – җитә ул. Вентиляция белән җитә, кар эреп тә куя ул. Кар белән күмгәч, температура бер дәрәҗәдә саклана. Мин умартачылар өчен әдәбиятне укырга яратам, тышта кышлаткан очракта, 1-2 градус булса – әйбәт күренеш. Умарталарым бакчада гына, көн саен күз салам. Быел кар аз, әлбәттә. Өеп куйдык ташып. Умарталар исән булса, кар өеме бушлык булып эреп торса оя өстендә. Яз көнне су үтмәсен өчен, умарта эченә, өстенә шифер куюны да хуп күрәм.

Хәниф абзыйның умарта оялары кыш көне хәтта күренми дә.

Фото: © Хәниф Миңнекаев

Бал җитештерүдә уңышларыгыз ничегрәк?

Быел балчылык сезоны бик яхшы булды. Мин иң башта ояга магазин куймыйм, корпус куям гадәттә. Иң башта аларны тутырдылар. Төрле үләннәр, кыр чәчәкләре балы булды ул. Ә аннан көнбагыш басуларыннан кайтып кермәде бал кортларыбыз. Магазиннарны көчкә алмаштырып өлгереп тордык. Уртача бер оя башына 60-65 килограм бал алуга ирештем. Ә болай күп, мул итеп бал алганым юк иде.

Әгъләм Рәхимов: «Урамда бик каты салкын булганда, майлы җылыткыч та бар»

Башкортстанның Чакмагыш районы Тайняш авылыннан танылган умартачы, бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә багышлаган мөхтәрәм хезмәт ветераны Әгъләм Рәхимов, омшанигын (кышлату өчен ясалган махсус җылы урын) төшереп, махсус «Интертат» өчен видеосурәтләмә дә юллады:

Безнең умарталар омшанигы гипсоблоктан салынган. Ике рәт булып тезелеп тора алар. Менә, монда датчик урнаштырылган. Анда температура күрсәтелеп тора. Режимын карап тору мөһим. Омшаник ике яклы. Шуннан контроль градуснигыбыз да бар. Магазин корпуслары да биредә саклана. Умартачылык әсбаплары, кирәк-яраклары да монда саклана. Менә монда дәү әтиемнең кәрәз ташый торган сандыгын да саклыйм. Шулай ук урамда бик каты салкын булганда, майлы җылыткыч та бар. Аның белән җылылыкны саклау җиңел. Режимнарын да көйләп була, – диде оста умартачы.

Рил Әхмәтҗанов: «Быел безнең районда әллә 20 процент умартачылар ояларын яңа типта ясый башладылар»

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге баш белгече Рил Әхмәтҗанов белән дә аралашып алдык.

Актаныш якларында умартачылар ничек кышлатуны хуп күрә?

Быел безнең районда әллә 20 процент умартачылар ояларын яңа типта ясый башладылар. Пенопласт кушып диварларына. Пенопласт бит ул шундый әйбер: кыш көне җылы була аның ярдәмендә. Ә менә җәй көне җиләс. Күпләр шулай ясый. Хәзер бит умарта кертешергә халыкны табу да кыен. Омшаникта тотучылар да берникадәр бар. Умарта кортлары әле «спячкада» бераз. Яңа еллардан соң, гыйнварларда гөжли башлый. Аеруча язга таба көннәр авыша башлагач шулай була. Әмма дә ләкин, һәр төрле кышлату ысулының үз уңай яклары бар. Омшаникта кышлаткан очракта, балны аз калдыру да мөмкин. Ә тышта күп ашыйлар. Шуннан соң пенопласт кушылган умарта ояларының тагы бер уңай ягы бар: аларны күтәрү, күчереп йөртү җиңел. Авыр түгел бит алар!

Омшаникта кыш чыгаручыларга нинди киңәшләрегез булыр?

Омшаниктагы температураны, дымлылыкны атнасына 1-2 тапкыр кереп карау кирәк. Ә менә февраль аенда атнасына 3 тапкыр керү дә әйбәт булачак. Тычканнар да умарталарга һөҗүм итәргә мөмкин. Әле дә умартачылар тик ятмый, ә рамнар ясау белән мәшгуль. Быел бал бәясе дә төшмәде, спрос яхшы булды – бер мең ярымнан да төшмәде хаклар. Район җирлекләрендә 3 мең ярым умарта исәпләнә һәм уртача һәр оядан 7 кило товар балы җитештердек. Киләсе ел да имин, умартачылар өчен яхшы уңышларга, матур эшләргә бай ел булсын иде!

Китап битләреннән киңәш-табыш

Ә ахырдан умартачылар өчен татар телендә язылган дистәгә якын китап авторы, умартачылар остазы һәм Башкортстанның журналистика аксакалы Әгъдәл Низаевның «Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү» китабыннан һәвәскәрләр умартачыларга киңәшләр тәкъдим итик.

ДЕКАБРЬ һәм ГЫЙНВАР айларында умарталар янына сезнең еш барып йөрүегез, көн саен гөжләгән тавышларын колак куеп тыңлавыгыз мөһим түгел. Умартагызны җылы урыннарга кертеп урнаштырдыгыз бит. Летокны калай рәшәткәләр белән ныгытып, тычканнар кереп йөрмәслек итеп куйдыгыз. Декабрь аенда кортларның ничек кыш үткәрә башлавын бер мәртәбә игътибар белән тыңларга, хәлләрен белергә мөмкин. Төрле борчулы тавыш ишетелсә, димәк, эчтә аларга эссерәк яки дым җитми.

Умартачылар белән кортлар турында сөйләшкәндә, фикер алышканда, төрлесен ишетәсең. Шулай бер елны, умарталар кышлату урыннарына кертелгәч, яңарак бал кортлары тота башлаган танышыбыз телефон аша киңәш сорый.

– Бер умартамның кортлары бик шаулый башлады. Ни булды икән? Инәсе үлде микәнни? Инде нишләтергә дә белмим, – ди бу, борчылып.

Күрмичә ни әйтергә дә уңайсыз, әлбәттә. Алар өй базына кертеп урнаштырганнар. Узган ел кортлар бу урында әйбәт кышлаган бит. Алай сәбәпсез гөжләмәгәннәр дә. Сораша торгач, сәбәбе ачыкланды. Хәзер өйләребез газ ягып җылытыла. Элегрәк еллардагыча идән асты артык суык булмый. Җитмәсә, җилләтү тишеге дә вакытында ачып куярга онытылса? Мондый хәлне яшьрәк умартачылар баштарак онытып та куярга мөмкин бит әле. Шулай итеп, өй базың артык җылынып, бал кортларына саф һава җитмәсә, җан ияләре нишләсен, ашыгып, тышка, саф һавага омтыла. Умарта асраган кеше иң тәүдә әнә шуны исендә тотарга тиеш тә.

Аның сөйләвеннән аңлавымча, хуҗалар умарталарын киң ишек аша түгел, ә тәрәзәне алып куеп, корт ояларын күтәреп шуннан өйгә керткәннәр, аннан соң базга төшергәннәр. Тәрәз яңагына бер бәрелсә, ишек яңагына икенче сугылса, баз капкачын ачып түбән төшергәндә оя стенасы өченчегә бәрелеп тавыш чыкса, кортлар, борчылып, йомгактан аерылып аска төшә дә леток янына килә. Ә инде йомгактан аерылган кортлар бу чорда кире элеккеге урынга кайта алмый инде. Алар тышка чыкмасын дип, леток тишеге томалап куелган. Шуңа умартаны бәрми-сукмый, артык кинәт селкеткәләмичә генә кышлату урынына урнаштыралар. Ул чакта тыныч торырлар.

Ярый, хәзер хуҗалар кортларның гөжләвен ничек бетерә алганнар соң? Умартаны баздан кире чыгарып, летокны ачып куйганнар. Монда җыелган берникадәр кортлар кире кергәч, үз иптәшләрен тапканнардыр. Леток тишегенә калай рәшәткә урнаштырырга киңәш иттем. Аны корт чыгалмаслык, саф һава кермәслек томаларга ярамый. Кортлар үзләре дә тик торганнан чыгарга ашыкмый. Янында озак тавышланып йөрү дә борчылдыра аларны. Кортлар ояны бик сизгер саклыйлар.

Кимерүчеләр кереп-чыгып йөрсә дә, алар шулай тынычсызлана. Умартаның летогын зуррак ачып, һава күбрәк керерлек ителә. Ачыкканнары сизелсә, запастагы баллы кәрәзне куеп, яки канди ясап биреп, ач үлемнән алып калырга мөмкин. Тик моның өчен, сәбәбен ныклап белеп, ярдәм кулын вакытында сузарга сездән бик зур осталык таләп ителми. Шикәр сиробын бирү тәкъдим ителми. Безнең, умарталарны элегрәк асраган елларда, ачыккан кортларга чүпрәкнең бер почмагын әз генә күтәреп, канди һәм берничә мәртәбә мичәтен ачып, баллы кәрәз кисәген биргән чак хәтердә. Шулай ашатып зыян күрмәдек, кортлар исән калды.

Болай мәшәкатьләнмик дисәгез, көзге ревизияне бик җентекләп үткәрергә, азыкны җитәрлек һәм сыйфатлысын калдырырга онытмагыз. Ул чакта кышкылыкта мәшәкатьләнәсе булмас.

Димәк, умарталар янына аена бер кереп, вентиляциягә күз салудан, летокны тикшереп чыгудан башка эш юк. Бу айларда запастагы рамнарны төзәтергә, юып тазартырга, тимерчыбык әзерләргә мөмкин. Эретергә кәрәзләрегез бар икән, рәхим итеп башларга була. Моннан тыш запас мендәрләрне төзәтеп ямыйлар, яңаларын ясыйлар.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх