На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Авылга төшеп утырган вертолет гаражны очыртып җибәргән, ана белән бала үлгән

Чукоткада авыл башлыгының гаражы вертолет төшеп утырганда очып киткән. Корылма 6 яшьлек кыз бала һәм аның әнисе сөтенә төшкән, икесе дә үлгән.

SHOT Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, «Чукотавиа» компаниясенең Ми-8 вертолеты Провидения авылыннан Нунлигран авылына рейс ясый. Җиргә төшеп утырган вакытта вертолет калакларының көчле җиле аркасында гараж очып китә.

Бу гараж авыл башлыгы Марина Тагратгыргинаныкы була (фотода).

3х4 га 5х6 метрлы корылма берничә метр читкә, вертолет көтеп торган кешеләр өстенә үк очып төшә. 6 яшьлек кызны һәм аның әнисен сыта. Аларның кабыргалары, күкрәк сөяге, умрау сөякләре сына, шулай ук башлары яралана. Әнисе дә, кыз бала да вафат була.

Бу гаражның беренче тапкыр гына очып китүе түгел инде. Көчле җил булганда ул еш кына шулай күчеп итеп йөри. Бу юлы ул вертолет төшеп утырган җирдән 25 метр читтә була. Кешеләр, көчле җилдән ышыкланырга теләп, махсус шул гараж артына җыелган була.

 

Ссылка на первоисточник
наверх