На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Донецк Халык Республикасыннан, Шахтёрсктан, Иҗаудан килгән имамнар белән дә аралашып алырга насыйп булды. «KazanForum» хакында алар нинди фикердә икән? Нинди проблемалар борчуга сала хәзрәтләрне? Әнә шул сорауларга җавап бирде алар.

«ТР Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан без бирегә чакырылдык.
Без бу форумга олуг өметләр баглыйбыз. Безнең төбәкләрдә хәләл азык-төлек, кафе табу гаять кыен, ә ихтыяҗ бар! Шуңа күрә, хәләл индустрияне үстерәсебез килә. Дин кардәшләребез кайчан хәләл товарлар сата торган кибетләр, туклану урыннары ачылыр инде, дип көтә... Бездә бүгенге көндә яшьләр дә, өлкәннәр дә бертигез дингә тартыла. Тик менә имамнар җитмәү проблемасы кискенләшә. Өлкән яшьтәге муллаларыбыз вафат инде. Шулай да ислам университетларында укучы якташ шәкертләребез булуына сөенеп торабыз», — дип бәян итте Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Рәшит хәзрәт Брагин.

🎥: Юлай Низаев
Рекомендуем
Популярное
наверх