Россиянең БМО каршындагы Даими вәкиле Василий Небензя сүзләренчә, АКШ ягыннан Украинадагы конфликтны җайга салу буенча әлегә конкрет тәкъдимнәр юк. Бу хакта «Коммерсантъ» яза.
Небензя сүзләренчә, хәзерге вакытта Вашингтон «нәрсәгәдер әзерлек турында ниндидер формалаштырылмаган, аңлаешсыз сигналлар җибәрә», әмма АКШ тарафыннан Россия өчен кызыклы тәкъдимнәр булырмы - әлегә аңлашылмый.
"Килешү – ул гомумән Трампның яраткан сүзе, бу барысына да билгеле. Бу (Россия мәнфәгатьләре белән.- «Коммерсантъ») ничек туры килә, әлегә аңлашылмый. ...Әлегә Американың яңа администрациясе сигналларында бу нәрсәдер безгә кызыклы булачак дигән дәлил юк», – ди Небензя «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында («РИА Новости»дан цитата).
Даими вәкил Украина ягыннан да «ниндидер мөмкин булган килешүләр» турында сөйләшүләр барлыкка килүен билгеләп үтә. Аның сүзләренчә, Украина Президенты Владимир Зеленский сөйләшүләргә никадәр озаграк әзерләнсә, Украина өчен бу сөйләшүләрнең шартлары шулкадәр начаррак булачак.
Декабрь ахырында Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров белдергәнчә, Россия ягы АКШның сайланган президенты Дональд Трамп командасы тәкъдимнәре белән килешми. Лавров әйткәнчә, сүз хәрби хәрәкәтне катыру, Украинаның НАТОга керүен кичектерү һәм илгә тынычлык урнаштыручы контингентлар кертү тәкъдиме турында.
Россия Президенты Владимир Путин хәрби хәрәкәтне туктату шартлары буларак ЛНР һәм ДНР территорияләреннән, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән ВСУны чыгаруны, Украинаның НАТОга керүдән баш тартуын һәм аның атом-төш булмаган статусын кабул итүне атады.
Свежие комментарии