Татарстанда 100 яшьтән узган 294 кеше яши.
Өлкәннәр ункөнлегендә сугыш елларында авыр сынаулар кичергән, лаеклы яшәгән, балалар тәрбияләгән, республика һәм Россия файдасына хезмәт иткән һәм 100 яшен тутырган өлкәннәребез турында сөйлибез.
«17 ел кырда тракторчы булып эшләдем»
Татарстанның Чистай районы Екатериновка авылында туып үскән Зоя Ивановна Евстафьевага декабрьдә 101 яшь тула.
Ул бөтен гомерен авыр хезмәткә һәм балалар тәрбияләүгә багышлаган. 7 ел мәктәптә укып чыккач, колхозда төрле эштә эшләгән. Зоя Ивановна Авыр сугыш елларында ирләр эшен башкарган – колхозда тракторчы булып эшләгән. 1947 елда кияүгә чыккан, 5 бала тапкан.Күп балалы әни булу җиңел булмый. Зоя Ивановна балаларына тормышның төп кыйммәтләре – хезмәт сөючәнлек, җаваплылык һәм ныклык бирергә тырыша. 1957 елда зур гаилә Әлмәткә күченә. Зоя Ивановна заводта эшли, мәктәптә җыештыручы була һәм СУ-2 «ТНПС»та каравылчы булып тора. Фидакарь хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук Бөек Ватан сугышы юбилей медальләре белән бүләкләнә.
1979 елда пенсиягә чыга, ләкин җыештыручы булып эшләвен дәвам итә. Хәзер өлкән яшьтәге әби үз фатирында ялгызы гына яши, аны социаль хезмәткәр карый. Кызганычка, Зоя Ивановнаның 4 баласы үлгән, улы гына калган.
«Кызы онкологиядән үлгән, тагын 3 улы фаҗигале төстә һәлак булган. Исән калган улы Александр Ильич кайчак әнисе янына килеп йөри, әмма ул үзе дә инвалид, инсульт булган, ул 70 яшне узган инде», – дип сөйли социаль хезмәткәр Ирина Кошалева.
Социаль хезмәткәр Зоя Ивановна янына көн саен диярлек килә, азык-төлек китерә, ашарга әзерли, әбине юындыра, фатирын җыештыра һәм, әлбәттә, аның белән аралаша.
«Әби 17 ел кырда тракторчы булып эшләгән. Ничек кенә авыр булмасын, ул тормышны бик ярата. Бәлки, аны сугыш чыныктыргандыр. Зоя Ивановна – эмоциональ һәм шат күңелле, игелекле һәм ярдәмчел кеше. Һәрвакыт аңлый һәм тыңлый», – ди социаль хезмәткәр.
Зоя Ивановнаның бертуган апасы да озын гомерле булган, күптән түгел генә үлгән.
Туганнары аз калуга карамастан, ул ялгыз түгел, аңа гел кунаклар килеп тора. Өлкәннәр көне алдыннан әбине җирле ветераннар советы вәкилләре котлаган, ә 1 октябрьдә бүләкләр белән Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова килгән.
«Бәйрәм белән котлап, зур чәчәк бәйләме, юрган һәм азык-төлек җыелмасы бүләк иттеләр. Зоя Ивановна бик канәгать калды», – ди Ирина Кошалева.
«Сугыш турында сөйли алмыйм, башым авыртачак»
Иван Николаевич Авдонин – Бөек Ватан сугышы ветераны. Аңа быел 101 яшь тулган. Ул ТАССРның Тәтеш районы Красное Нечасово авылында туган, Тәтеш урта мәктәбендә укып, 8 сыйныфны тәмамлаган, сугышка кадәр шәһәр электр станциясендә эшләгән.
1942 елның июнендә Тәтеш районы хәрби комиссариатына чакырыла һәм Мәскәүгә җибәрелә, анда радистлыкка укый. Сугыш башлануы турында Иван Николаевич балык тотканда ишетеп ала. Ветеранның истәлекләре Тәтеш районының рәсми сайтында басылып чыккан.

Фото: © tetyushy.ru
«22 июньдә (сугыш – иск. ТИ) башланды. Без иптәшем белән кичтән Идел аръягына, күлгә балык тотарга киттек. Тыныч, кояшлы көн, черкиләр очканы да ишетелә иде. Күл Иделдән 1 километр чамасы ераклыкта. Тәтештәге радиоузел татар мәктәбе урнашкан Свердлов урамында иде. Ул бөтен Тәтешкә ишетелде. Без балык тотабыз һәм радиодан, кычкырып, нәрсәдер сөйләгәннәрен ишетәбез. Аңладык – сугыш!» – дип уртаклашкан ветеран истәлекләре белән.
Аның әтисе 38 яшендә фронтка китә һәм Калинин фронтындагы беренче сугышта һәлак була.
Иван Авдонин үзе 191 нче аерым зенит бронепоезды составында радист һәм артиллерист булып 1942 елның 10 гыйнварыннан Җиңү көненә кадәр сугышкан, Ленинград фронтындагы сугышларда катнашкан. Иван Николаевич сугышта каты яраланган.
«Татар-информ» хәбәрчесе телефон аша ветеран белән элемтәгә керә.
«Мине кызым карый. Мин өйдә утырам, урамга чыкмыйм. 1943 елда башым каты яраланган иде. Сугыш турында сөйли алмыйм, башым авыртачак», – ди Иван Николаевич.
Фронттан өенә ул тиз генә кайтмый. Яшь радисттан совет җитәкчелеге Латвиядә калуын сорый. Сугыштан соң машина төзелеше техникумына укырга керә, чуен кою заводына эшкә урнаша. 1947 елның августында Иван Николаевич туган республикасына кайта, яңадан Тәтештәге электр станциясенә урнаша. 1950 елда өйләнә, хатыны белән 64 ел бергә гомер итәләр, кыз һәм ул тәрбиялиләр. Хәзер ветеран үзе генә яши.
«Минем турыда күп кенә газеталар язды, мин язмаларны саклыйм», – ди Иван Николаевич.
Ветеран II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Ленинградны саклаган өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
«106 яшьлек әбиебез бик матур»
Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында туып үскән Мәдинә Гәрәевага июнь аенда 106 яшь тулган. Ул күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе иртә үлә, әнисе кабат кияүгә чыга. Мәдинәне әбисе белән бабасы тәрбияли. Ул өч класс белем ала һәм сугыш башланганчы кияүгә чыга.
Сугыш вакытында кондитер фабрикасында эшли, соңрак ул «Заря» исемен ала. Ире сугыштан контузия белән кайта. Гаилә Мари республикасына күчеп килә, анда урман хуҗалыгында эшлиләр. Хәзер Мәдинә Гәрәева Казанның Совет районында улы Мансур белән бер йортта яши, тик фатирлары төрле.

Фото: © ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте
«Без аны бик яратабыз. Ул минем кызым – үзенең оныгы белән бер фатирда яши. Без әбине яхшы карыйбыз. Кичә әби янына район башкарма комитеты вәкиле бүләкләр алып килде», – дип сөйләгән Мансурның хатыны Зәйтүнә Билалова.
Мәдинә әбинең килененә дә инде 87 яшь, әмма ул актив тормыш рәвеше алып бара һәм еш кына каенанасы янына кунакка килә.
«Безнең 106 яшьлек әбиебез бик матур, сөйләшә, бәдрәфкә үзе йөри һәм әкрен генә кухняга да чыга», – ди Зәйтүнә Билалова.
Аның сүзләренчә, Мәдинә Гәрәева – дин юлында, гомер буе намаз укыган. Әби – икенче группа инвалид, әмма, сәламәтлеге белән бәйле авырлыклары булса да, яшәү көчен югалтмый.
«Ул 6 айдан әтисез калган, аны акгвардиячеләр алып киткән. Сугыш вакытында аңа бик авыр була. Ире иртә үлеп китә, ялгызы гына 2 ул үстерә. Ул – көчле холыклы хатын. «Мин ятмыйм!» – ди дә әкрен генә фатир буйлап йөрергә тырыша», – дип сөйли Зәйтүнә Билалова.
Мәдинә Гәрәевнаның «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 55 ел», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләре бар.
Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии