На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

21 подписчик

Свежие комментарии

  • Сергей
    Оч умер машина...Красная Сопка ураманда... Это что, зашифрованная переписка двух разведчиков или какое то зашифрованн...Өч үсмер машина у...
  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...
  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...

3 өлкәдә террорга каршы режим (КТО) кертелде: бу ни була дигән сүз?

Террорга каршы илкүләм комитет Россиянең чик буендагы өч өлкәсендә террорга каршы көрәш режимы КТО (контртеррористическая операция) кертелүе турында белдерде. Бу карар Украина армиясенең Курск өлкәсенә һөҗүм итүе һәм Брянск, Белгород өлкәләренә дә һөҗүм булу ихтималы белән аңлатыла.

Террорга каршы комитет рәисе, ФСБ директоры Александр Бортников режимның максатын россиялеләрнең иминлеген тәэмин итү һәм дошманның диверсион отрядларыны тарафыннан террор актларын кисәтү максатлары белән аңлата.

Комитет белдерүендә «Киев режимы тарафыннан илдәге иминлекне бетерү омтылышы» булуы әйтелә. Украина хәрби көчләренең Курск өлкәсендә террор һөҗүме нәтиҗәсендә тыныч халык арасында корбаннар булуы, йортлар җимерелүе әйтелә, дип яза «Интерфакс».

«Террорга каршы көрәш» законы буенча, КТО кертелү хәрби техника кулланып, террорга каршы көрәш чаралары уздыру мөмкинлеге бирә. КТО кертелгән очракта чикләүләр кертелә.

КТО кертелгәндәге чикләүләр:

- хокук саклау органнары теләсә кемнең документларын тикшерә ала. Алар булмаганда, шәхесне ачыклаганчы кешеләрне вакытлыча тоткарларга, эчке эшләр органнарына җибәрергә мөмкиннәр;

- аерым территория, биналардан кешеләрне эвакуацияләргә мөмкиннәр, шулай ук транспорт чараларын да икенче урынга күчерүләре ихтимал;

- телефоннан сөйләшүләргә контроль кертелә – аларны тыңларга мөмкиннәр, телефон, интернет элемтәсе өзелергә мөмкин;

- аерым кешеләрнең, оешмаларның транспорты КТО режимы өчен тартып алынырга мөмкин. Транспортны тартып алу кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү, терактта шикләнелгән кешеләрне эзәрлекләү өчен булырга мөмкин. «Кичектереп булмый» торган очракларда, физик затларның транспорты да алына ала.

- юллар ябылырга мөмкин;

- хокук саклау органнары теләсә кайсы кешенең өенә, теләсә кайсы оешмага керергә хокук ала;

- куркыныч җитештерүләр туктатылырга мөмкин, коралсату туктала;

- алкогольле эчемлекләр, дарулар сатуга чикләнү кертелергә мөмкин;

- карантин кертелергә мөмкин;

- шәхси детективларның, сак хезмәтләренең эшчәнлеге чикләнә яки тыела.

Соңгы тапкыр КТО кертелгән очраклар:

2023 елның июнендә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Воронеж өлкәләрендә «Вагнер» җитәкчесе Евгений Пригожин тарафыннан фетнә омтылышы булганда.

2023 елның маенда Белгород өлкәсендә – Украина гаскәрләре бәреп кергәндә.

1999-2009 елларда – Чечняда.

 

Ссылка на первоисточник
наверх