На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Апалы-сеңелле үсмер кызлар үзләре генә кунганда, өйдә янгын чыккан

Башкортстанның Олы Сухояз авылында күп балалы гаилә яши торган өй яна. Бу турыда коткаручыларга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, верандадагы янгынны беренче булып күршеләре күреп ала. Евгений исемле күрше ир-ат чиләкләр ала да яна торган өйгә чаба.

Тик ул өйгә керә алмый инде.

Вакытны уздырып тормастан, ул тәрәзәләргә шакый башлый, «янгын!» дип кычкыра. Шулай итеп бөтенесен уятырга тырыша. Евгений тәрәзә аша карагач, төтен аша балалар шәүләләрен күреп ала. Ул кыенлык белән генә тәрәзәне ача. Олы кыз тәрәзә аша 2 сеңлесен Евгенийга бирә. Берничә минуттан барысы да имин урынга чыгып котыла.

Евгений Янышевның батырлыгы сәбәпле, 5, 9 һәм 15 яшьлек апалы-сеңелле күрше кызлары исән кала.

Янгынны сүндерәләр, ут чыгу сәбәпләре ачыклана.

Өйдә янгын турында кисәтә торган җайланма урнаштырылган, ул эшләгән. Ләкин Евгений янгынны алданрак күргән. Янгын чыкканда балалар өйдә үзләре генә була, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх