На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Ипотеканы ничек тизрәк ябарга?

Күчемсез милек сатып алганда кредит килешүләренең күбесе буенча срокның беренче яртысында – процентлар, ә аннары гына займ буенча төп бурычны түләү карала. Ләкин экономияләү ысулы да бар. Бу хакта «Банки.ру» порталы аналитигы Инна Солдатенкова белдерә, дип язалар киңәшләр сайтында.

Эксперт сүзләренчә, ипотека срогының беренче яртысында айлык түләүнең күп өлеше процентлар түләүгә бара.

Солдатенкова, экономияләү өчен, мөмкин кадәр өстәмә түләү кертеп барырга киңәш итә. Түләүләрне киметергә хәтта 5-10 мең сум түләү дә ярдәм итәчәк.

Аналитик өстәмә түләүләрне айлык түләү көнендә кертергә киңәш итә, ул вакытта бөтен сумма төп бурычны түләүгә китәчәк.

Аның сүзләренчә, акчаны шулай ук саклык кертеменә салырга мөмкин. Әгәр аның буенча процент ипотека буенча процентка караганда югарырак булса, мондый стратегия отышлы булырга мөмкин. Башка очракта табышны югалту куркынычы бар, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх