На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Керкәле авылында янгында хатын-кыз һәлак булган, ир-ат хастаханәдә

Татарстанның Лениногорск районы Керкәле авылында Совет урамындагы йортларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, шәхси йортны ут камап алган була, янгын мәйданы 32 квадрат метрны тәшкил итә.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгында 58 яшьлек ир-ат зыян күргән.

Ул кул җәрәхәтләре белән Лениногорск үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәндә, 68 яшьлек хатын-кызның мәетен тапкан.

Янгынның сәбәбе ачыклана, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх