На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

«Өч баласы ятим». Ашлык төялгән комбайн астында 10 метр тирәнлектәге чокыр барлыкка килә

Иркутск өлкәсендә комбайн 10 метр тирәнлектәге карст чокырына төшеп киткән. Йөртүчесе һәлак булган. Аның 3 баласы һәм хатыны калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 19 сентябрьдә Рус Мельхитуе авылы янында була. Урып-җыю эшләре вакытында ашлык төялгән комбайн астында 10 метр тирәнлектә карст чокыры барлыкка килә.

Машина кабинасы белән аска таба төшеп китә. 39 яшьлек йөртүче һәлак була.

Урынга коткаручылар килә, алар, комбайн йөртүчене чыгару өчен, астан чокыр казый. Ир-атның комбайн кабинасында кысылып калуы ачыклана һәм аның үлеме раслана. Әле бүген, 20 сентябрьдә, мәетне чокырдан чыгару эшләре бара.

Мәрхүмнең балигъ булмаган яшьтәге 3 баласы ятим, хатыны тол кала.

Фото: © https://vk.com/proc_38?ysclid=m1ah998g5v458968891

Яңа чокыр барлыкка килү куркынычы булуы сәбәпле, өстәмә куркынычсызлык чаралары күрелә, урып-җыю эшләре бу урында туктатылып тора, диелә хәбәрдә.

Белгечләр сүзләренчә, карст чокырлары – бу территориянең үзенчәлеге. Биредә яшәүчеләр зур чокырларны моңа кадәр дә очраткан, тик үлем очраклары булмаган, диелә.

Иркутск өлкәсе прокуратурасы тикшерү башлаган. Фаҗига фотолары прокуратураның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә чыкты.

Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх