На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Үлгән туганыңның кредит картасын кулланырга ярыймы?

Мәрхүм кешенең кредиткасы аркасында туганнарын хөкем итүләре ихтимал. Үлгән туганыңа рәсмиләштерелгән кредит картасы белән түләүнең куркынычы турында юрист Алексей Бабин сөйләгән. Бу турыда «АиФ» яза.

«Мирас алгач, кешеләр мәрхүмнең милеген тулысынча кулланырга ярый дип белә. Ләкин бу гел алай түгел.

Мисал – Магнитогорскида 33 яшьлек хатын, атасы үлгәч, ярты ел дәвамында аның кредиткасын куллана. Ул бу карта буенча 200дән артык операция башкара, 280 мең сум чамасы акча тота. Хәзер аны урлауда гаеплиләр. Банк судка биргән. Карта кредитлы була, ә андагы акча исә банкныкы, ә мәрхүм хуҗаныкы түгел», – ди юрист.

Закон буенча, кредит картасын банк белән килешү төзегән кеше генә куллана ала. Әгәр заемчы картаны куллана, акчаны тота икән, аннары ул акча килешүдәге шартлар буенча кайтарырга тиеш. Карта башка кеше кулына эләгүгә, бу законсыз гамәл булып санала. Чит кеше картасын куллануны банк «яшерен урлау» дип бәяли. Карта хуҗасы үлсә, кредит картасындагы акча мирас булып күчми, чөнки ул юридик яктан аның милеге булып саналмый.

«Кредит картасының хуҗасы үлсә, кредит килешүе буенча бурычлар бетми – мирасчылар мирас алуга ук, алар мәрхүмнең бурычларын да үз өстенә ала. Теләсә нинди кредит буенча бурычлар булса, мирасчы аларны капларга тиеш була. Мирас калдыручы өчен кредитларны түләү теләге һәм мөмкинлеге булмаса, мирастан бөтенләй баш тартырга туры килә», – ди юрист.

 

Ссылка на первоисточник
наверх