Бүген Владимир Путин һәм Ким Чен Ын илләр арасында стратегик партнерлык турында килешү имзалады. Шуннан соң алар журналистлар алдында чыгыш ясады.

Россия Президенты чыгышыннан:

Бу килешү катнашучыларның берсенә каршы агрессия вакытында үзара ярдәм күрсәтүне дә күздә тота.

Мәскәү, Корея Халык-Демократик Республика белән имзаланган килешү нигезендә, хәрби-техник хезмәттәшлек итүне дә мөмкин хәл дип күрә.

Россия һәм КХДР бәйсез тышкы сәясәт алып баралар һәм шантаж, диктат телен кабул итмиләр.

КХДРның Украина буенча объектив позициясе бу илнең суверен курсын раслый.

Көнбатыш гегемонияне саклау өчен куллана торган корал буларак санкцияле басым практикасына каршы тору дәвам итәчәк.

АКШ тарафыннан КХДРга карата кертелгән санкцияләр режимы БМО Иминлек советы яңадан каралырга тиеш.

Корея Халык-Демократик Республика лидеры чыгышыннан:

Мәскәү белән Пхеньян арасындагы килешү тынычлык яклы һәм оборона характерында. Ул яңа күпполяр дөнья булдыруны тизләтәчәк.

Килешү ике илнең хезмәттәшлеген үстерүне күздә тота, шул исәптән хәрби эш өлкәсендә дә.

КХДР өчен Россия – иң намуслы дус һәм көрәштәш. Ә Владимир Путин – корея халкы өчен иң кадерле дус.

Искәретеп үтик, Россия һәм Төньяк Корея Пхеньянда ике ил лидерлары катнашында узган сөйләшүләрнең нәтиҗәләре буенча стратегик партнерлык турында килешү төзеде.

Бүгенге сөйләшүләрнең башында Путин Россия белән Төньяк Корея мөнәсәбәтләре нигезенә ятачак яңа фундаменталь документны әзерләү турында сөйләде.

Россия лидерының ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренчә, яңа документ 1961 елгы Дуслык һәм үзара ярдәмләшү турындагы килешүгә, 2000 елгы Дуслык һәм хезмәттәшлек килешүенә, 2000 һәм 2001 еллардагы Мәскәү һәм Пхеньян декларацияләренә алмашка килә.

Путин: Төньяк Корея белән килешү агрессия очрагында үзара ярдәмне күздә тота
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии