Лаеш районы Кече Елга авылының Сабан туе батыры Илһам Вәлиуллин сөйгәненә тәкъдим ясаган. Матур видеоны «Ирек мәйданы» газетасына укучылары җибәргән.

2024 ел Сабан туеның абсолют батыры дип игълан иткәннән соң, Илһам сөйгәнен мәйдан уртасына чакырып чыгара, аңа йөзек суза.
Камилә тәкъдимне кабул итә. Яшьләр икесе дә бик сөенә, ә ак яулыклы, милли киемле бер әби алардан да ныграк сөенә. Күңелле кадрларны видеода күрергә мөмкин.

«Кече Елга авылы тарихында беренче тапкыр», – дип язалар видео янында.

Свежие комментарии