2010 елда Ванкуверда узган Олимпия уеннарында бронза медале яулаган Норвегия спортчысы, фристайлчы Эудун Гренвольд яшен сугудан соң вафат булган. Бу хакта Норвегиянең чаңгы спорты федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Вести» каналы.
Фаҗига 12 июльдә булган. Вакыйганың нечкәлекләре хәбәр ителми.
Бары тик Гренвольдне шунда ук хастаханәгә озатканнар, анда медицина ярдәме күрсәтелгән, ләкин төнлә алган җәрәхәтләрдән ул үлә. Спортчыга 49 яшь булган.«Норвегия чаңгы спорты үзенең күренекле шәхесен югалтты», — дип белдерәләр Федерациядә, Гренвольднең гаиләсенә, дусларына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре җиткереп.
Спорт карьерасын тәмамлаганнан соң, Гренвольд илдә тау чаңгысы спортының үсеше өчен җаваплы булды. Ул милли җыелма командасының тренеры һәм чаңгы шурасы әгъзасы иде, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии