Казанның кайбер мәктәпләрендә – аерым алганда Совет районы мәктәпләрендә эвакуация уздырылган. «Лазурные небеса»дагы янгын сүндерелгән дип әйтергә була, аз гына төтен чыга.
Казанда 5 шартлау тавышы ишетелде. Ике дрон «Лазурные небеса»га һөҗүм итте, өченчесе – «Манхэттен» торак комплексына, бер дрон калдыклары Клара Цеткин урамындагы биш катлы «хрущевка» түбәсенә төшкән.
Тагын бер дрон Идел (Казансу) өстендә бәреп төшерелгән, дип яза телеграм каналлар.Шартлаулар булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов «Лазурные берега»га килгән, анда оператив штаб эшли. Эвакуацияләнгәннәр өчен вакытлыча яшәү урыннары булдырылган, кайнар ризык бирелә.
Свежие комментарии