На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

Коточкыч җинаять: Казанда яшәүче хатын кайчы белән биш яшьлек улын үтергән

Бүген Казанның Юлиус Фучик урамындагы йортларның берсендә 5 яшьлек баланың үле гәүдәсен тапканнар.

«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, малайны кайчы белән аның 27 яшьлек әнисе үтергән. Алынган җәрәхәтләрдән бала урында ук үлгән.

Агентлыкка ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, вакыйга урынына Казанның Идел буе районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Сибагатуллин һәм Казан прокуроры Олег Дроздов килгән.

Хәзерге вакытта шикләнелүче тоткарланган, чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

«Кечкенә баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерү прокуратура контролендә тора.

Фото: © «Происшествия Татарстан» телеграм-каналыннан

Ссылка на первоисточник
наверх