На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Ак Барс» хоккей командасының Мәскәү «Динамо»сына каршы сериясе ничек үтә

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы хәзер Мәскәүнең «Динамо»сы белән дүрт җиңүгә кадәр көч сынаша. Дүрт тапкыр откан команда плей-оффның киләсе раундына үтә.

Мәскәүдәге ике уенда «Ак Барс» 5:2 һәм 2:0 исәбенә җиңгән иде. Казандагы ике уен да «Динамо» җиңүе белән тәмамланды.

18 апрель «Татнефть Арена» боз сараенда узган матчта «Интертат» хәбәрчесе дә булды.

Уен алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын «Батыр егетләр» балалар ансамбле башкарды. Ансамбль составында «Голос.Дети» тапшыруының финалисты Сәет Галиуллин да бар иде.

Матч башланды, беренче периодта исәп Мәскәү командасы файдасына ачылды. Җиңүне дә бу уенда «Динамо» яулады.

Уен барышы турында тулырак.

«Динамо» командасы составында кайчандыр «Ак Барс»та уйнаган хоккейчылар бар. Мәсәлән, Артём Михеев, ул Казан хоккей мәктәбе шәкерте һәм кичәге уенда «Ак Барс» капкасына беренче алканы кертүче дә ул. Артём Михеев голлары белән истә калса, шулай ук кайчандыр Казан командасы өчен уйнаган сакчы Кирилл Адамчук һәм һөҗүмче Джордан Уил бу матчта кагыйдә бозып штрафчылар эскәмиясендә утыручылар исемлегенә керде. «Динамо»ның капкачысы Владислав Подъяпольский да Казан командасы өчен уйнап алган иде, кичә ул Мәскәү командасы капкасын нык саклады.

Казан җанатарларына таныш тагын бер уенчы – Александр Бурмистров. Ул да Казан хоккей мәктәбе шәкерте, «Ак Барс» өчен биш сезон уйнады. Ул әлегә бозга чыгучы составта күренми, уенны трибунадан күзәтә.

Эрик О‘Делл, киресенчә, 2021-2024 елларда «Динамо» уенчысы иде, хәзер ул «Ак Барс» составында голлар кертә. Уеннан соңгы матбугат конференциясендә дә «Динамо»ның баш тренеры Алексей Кудашов Эрик О‘Деллның аеруча элекке командасы капкасына голлар кертергә теләве сизелгәненә ишарәләде. Ә менә һөҗүмче Максим Комтуа турында журналистлар биргән сорауларга җавап бирәсе килмәде,«Киләсе сорау, алга таба», – дип, сүзне икенчегә борып барды ул.

Максим Комтуа «Динамо» – «Ак Барс» сериясенең йолдызына әверелде. Ул бозда бик эмоциональ. Үзе алка да кертә, штрафчылар эскәмиясендә дә утыра, уенчылар арасындпгы этеш-төртешләрдә дә катнаша. Кичәге уенда аңа ике минутлык штраф симуляция өчен, ягъни җәрәхәт алган булып кыланганы өчен бирелде. Ул тәнәфескә киенеп-чишенү бүлмәсенә керер өчен бозга чыкканда да Казан командасы җанатарлары аны сызгырып озатты.

«Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин матбугат конференциясендә гадәттәгечә тыныч иде. «Хәерле кич. Көндәшкә караганда күбрәк хаталар җибәрдек. Алга таба әзерләнәбез, җанатарларга рәхмәт», – диде ул.

Уен башында «Татнефть Арена»дагы алып баручылар Әнвәр Гатиятуллинның кызы Диананы туган көне белән котладылар. Әтисенең җиңүе бу бәйрәмне тагын да бизәгән булыр иде, мөгаен, тик әлегә «Ак Барс» ике уен рәттән оттырды. Киләсе матч 20 апрель Мәскәүдә булачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх