На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

«Без кайчан йоклаганыбызны, нәрсә ашаганыбызны оныта идек»

Сугыш башланганда Александр Шахназаровка 13 яшь була. Инде 1 елдан соң ул елга техникумы курсанты сыйфатында Сталинградка җибәрелгән теплоходта практика уза. Ул бик яшь чагында ук сугышның барлык дәһшәтләрен тоярга өлгерә. Тирә-якта кешеләр һәлак була, ул исән кала.

«Медаль Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан кешеләрнең истәлеген гәүдәләндерә»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 19 ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды.

Бүләк алучылар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Рубенович Шахназаров та бар иде.

«Казан Кремлендә булу минем өчен зур мәртәбә. 2025 ел – безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле, без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын, илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтәбез. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан юбилей медале булдырылды. Ул Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан, армияне барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итеп, тылда эшләгән, фашист концлагерьлары шартларында, блокадада һәм ачлыкта исән калган, әмма җиңүгә ышанычын югалтмаган кешеләрнең истәлеген гәүдәләндерә», - диде Рөстәм Миңнеханов, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.

Александр Рубенович пароходта хәрби йөкләрне һәм шәхси составны Саратов һәм Камышиннан Сталинградка китерү буенча хәрби биремнәр үтәгән. Ул сугыш елларында, әле малай чагында ук, бик күп кыенлыклар кичерә: кочегар да, зенитчы та булып эшли. Меңләгән кеше һәлак булган җирдә исән кала

Фото: © kzn.ru

«Сугыш башланганда, мин җиденче сыйныфны гына тәмамлаган иде»

Илнең булачак яклаучысы 1927 елның 19 ноябрендә Әстерханда туа. Сугыш башланганда аңа нибары 13 яшь була. Яшь булуына карамастан, ул оборона корылмаларын төзүдә катнаша. Шул ук вакытта елга техникумында укый.

«Сугыш башланганда, мин җиденче сыйныфны гына тәмамлаган идем. Сугыш башланырга биш көн кала минем әтием вафат булды, аңа нибары 50 яшь иде. Әни миңа техникумга барырга тәкъдим итте », – дип искә ала ветеран.

Ул әле беренче курс студенты булганда, Әстерхан – Кизляр тимер юлын төзүдә катнаша, соңрак ул сугыш вакыйгаларында бик ярдәм итә. Моннан тыш, окоплар һәм танк чокырлары казый. Калган вакытны гына укуга багышлый идек, дип искә ала ветеран.

«Салкын иде, ач идек, ләкин дәресләр уза иде. 1942 елның апрелендә безне барыбызны да Волготанкер пароходчылыгына практикага җибәрделәр. Механика бүлегендә укыганга күрә, беренче елны кочегар булдым. Мин «Волховстрой» пароходында эшләдем. Күз алдына китерегез: апрель, яз, без теплоходта. Безгә кызык иде, әмма эшләү авыр иде», – дип искә ала Александр Рубенович

Фото: © kzn.ru

«Әле котельныйда, әле зенитчыларга ярдәм итә идем»

Июльдә, Сталинград сугышы башлангач, бу судно Идел хәрби флотилиясе составына керә һәм Иделнең сул ярыннан уң ярына кичүгә хезмәт күрсәтә.

«Иң куркынычы - кичүләр иде. Сталинградка тимер юл бармый, ул Камышиннан гына бара, кичү урыны бар иде - анда әле сугышка кадәр үк тулы составлар йөрткәннәр. 23 августта немецлар Иделгә чыкты, шуңа күрә кичүне тиз оештырырга кирәк булды. Һәм менә безнең пароходны башка ун пароход белән Сталинградтан көньяктарак вакытлы кичүгә ташладылар», - дип уртаклашты Александр Рубенович.

Бу Сталинградның чите диярлек иде - монда чын җәһәннәм иде, дип искә ала ветеран.

«Кайчан йоклаганыбызны, кайчан нәрсә ашаганыбызны да хәтерләми идек. Сигез көн рәттән ашамаган чаклар да булды. Мин малай гына идем, миңа авыр иде: мин йә котельныйда кала идем, анда алты мич бар, йә югарыда була идем, чөнки бездә экипаж составы тулы түгел иде, шуңа күрә мине боларның барысына да өстәп снаряд ташучы итеп зенитчыларга да беркеттеләр. Берсе җиһазландыра, миңа обойманы бирә, мин зарядкалаучыга тапшырам – чылбыр буенча шулай. Һөҗүм барган вакытта мин корал янында идем», - дип сөйли ул

Фото: историяотпервоголица.рф

«Суднолар өчен бу елга соңгы тукталыш булды - ун корабның икесе калды»

Ике сменада эшләдек: алты сәгать вахтада, алты сәгать ял.

«Июньдә Идел өстендә немец самолетлары күренә башлады. Суднолар өчен бу елга соңгы тукталыш булды – ун корабның икесе калды, калган суднолар батырылды. Немецлар су өстенә миналар куйдылар. Мина шартлаганда, кагыйдә буларак, бөтен экипаж һәлак була, иң күбе алты - сигез кеше исән кала», – дип сөйли Александр Рубенович.

1944 елда Александр Шахназаров Сталинград хәрби артиллерия училищесына укырга керә. 1953 елда ул Казанга күчеп килә, Суворов училищесында эшли. Ул үзенең 25 ел гомерен яшь патриотлар тәрбияләүгә багышлый. Тагын 18 ел ул Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында эшли. Подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга.

Аның күкрәгендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале ялтырап тора. Сугыштан соң ук Александр Рубенович үзенең хезмәте белән тагын бик күп бүләкләргә лаек була. Ул суворовчыларны һәм студент яшьләрне хәрби-спортта тәрбияләүгә зур өлеш кертә һәм «Хезмәт отличиесе өчен» медале, өченче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены, шулай ук «Халык мәгарифе отличнигы», «Физик культура отличнигы», «Татарстан АССРның иң яхшы физик культура хезмәткәре» мактау билгеләре белән бүләкләнә

«Татар-информ»нан тәрҗемә

 

Ссылка на первоисточник
наверх