На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

  • Рустюм Аминов
    Каюмовы молодцы!!! Везде успеваете!!! Успехов и здоровья Вам!!!Ютазыдагы «Кымыз ...
  • Наталья Большунова
    Это что-то новенькое! А нельзя ли с переводом с татарского! Или это только для татар предназначено.КФУ студентлары р...
  • Владимир
    К чему бы это?Алма, чия, груша ...

Алма, чия, груша төшләре агулы

Кайсыбер җиләк-җимешләрне төше белән ашарга ярый, ә кайберләренекенең төшләре агулы да икән.

Әфлисун, мандарин, лимон – цитруслы бу җимешләрнең төшләре кешегә файдалы. Аларда җимеш йомшагында булган кадәр файдалы матдәләр бар. Өстәвенә, аларның орлыкларында аспирин яки ацетилсалицил кислотасы бар. Ул иммунитетны ныгыта, вируслар белән көрәшә, баш авыртуны бетерә.

Ләкин табиблар бу орлыкларны яхшылап чәйнәп йотарга киңәш итә.

Гранат орлыгында витаминнар, микроэлементлар, дубильләштерә торган матдәләр, полифеноллар күп. Гранат төше ашкайнату системасына яхшы йогынты ясый, антиоксидант үзлеге бар, салкын тигәндә ярдәм итә.

Карбыз төшен авыздан чыгарып утырырга кирәк булмасын өчен селекционерлар бөтенләй орлыксыз сортлар уйлап тапкан. Ләкин белгечләр фикеренчә, карбыз орлыгын ашарга ярый, ул сәламәтлеккә зыян китерми.

Виноград төше әчерәк булса да, бик файдалы. Нәкъ менә аның төшендә полифеноллар, табигый стероидлар, майлы кислоталар, Е витамины бар.

Айва, груша, алма төшен 2-3 не ашасаң, организмга кирәкле йод порциясе керә. Ләкин аларда куркыныч матдә –амигдалин бар. Ул ашказанына кергәч, синиль кислотасы чыгара башлый. Бу кислота исә агулы, ул агулану китереп чыгара.

Абрикос, персик, слива, чия, төче чия төшендә дә амигдалин бар, бу җимешләрдә ул алма, груша, айвадагыга караганда күбрәк. Бу исемлектә иң агулысы – абрикос. Аларны да, персик, слива, төче чия һәм чияне төше белән консервларга ярамый. Вакыт узу белән амигдалин иреккә чыга, һәм бу компот яки кайнатма белән агуланырга да була, диелә «МИР» телеканалы хәбәрендә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх