На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

Вадим Захаров: «Минем кеше алдына чыгып елаганым юк»

Шушы көннәрендә «Уникс» тамаша залында Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның «Шоу түгел! Концерт-2» программасы гөрләп узды. Үзенчәлекле, ихлас концерттан репортаж соңрак, әлегә концерт алдыннан алынган интервью тәкъдим итәбез.

Вадим абый, концертларыгыз бик матур үтә, шулай да тамашачылар «быел хит җырларын җырламый» дип язалар.

Нишләп, берничәсен җырлыйм. Бөтенесен дә гел, ел саен җырлап бетереп булмый инде.

Яңаларын да кертергә тырышасызмы?

Әйе, быел 8 яңа җыр кертелде. Ләкин яңа җырлар белән генә дә булмый, алтын урталыкны табарга кирәк.

Сезнең җырларыгыз һәрвакыт мәгънәсе ягыннан аерылып тора, диләр, ничек сайлыйсыз авторларын?

Нәрсәсенә карыйм дип, әллә ни сере юк инде. Күңелгә ятса, алам. Җырны тәкъдим иткәч үк тә күңелгә ошаса – ошый ул, Ошамаса - ошамый. Кем җибәрә җырны, тыңлап карыйм да, беренче авазыннан ук ошаса – алам.

Эчке тоемлавыгызга таянасыз, димәк.

Әлбәттә, җыр сайлый белү ул – аерым эш. Җырчылар арасында җыр сайлый белмәгәннәре дә күп.

Җыр сайлый белмәсәң, нишләргә?

Әйтеп булмый, аны тоемларга кирәк. Ул болай гына аңлата торган – шулай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк дип әйтә торган әйбер түгел.

Сез үзегезне «әйбәт тоемлыйм» дип әйтә аласызмы?

Әлбәттә.

Бу сезонда Салават абыйның җырын да җырладыгыз.

Салават Фәтхетдинов минем җырымны сорап җырлаган иде үзенең концертларында. Минем концертта врачлар турында да сүз булгач, җырларга булдым. Матур җыр бит, онытылып бара торган. «Салават абый, җырлыйм әле», – дигәч, рөхсәт бирде.

Яздырып, музыкаль мәйданнарга чыгарырга теләмисезме?

Белмим, авторлары каршы килмәсә.

Авторлары белән сөйләшкәнегез юкмы әле?

Юк, әлегә сөйләшкән юк.

Бүгенге концертта әниләр турында бер генә җыр җырладыгыз, гомумән башка әниләр турында җырламыйм дисез.

Мин инде аны күптән әйткән идем, авыр чөнки. Әниләр турында соңгы яздырган җыр репертуарымда да соңгысы булыр дип уйлыйм. Үзем өчен шундый карар кабул иттем. Әни булмагач, әниләр турында җырлыйсы килми.

Авырмы?

Авыр, җырларга да, сөйләргә дә авыр. Андый сорау бирмә бүтән, елатасың.

Сез еш елыйсызмы?

Еш елыйм, күңел тулгач гел.

Бездә, ир-атларга еларга ярамый, дияргә яраталар.

Минем кеше алдына чыгып елаганым юк.

Өйдә, күңел тулгач?

Күңел гел тулы инде минем, нечкә күңелле мин, теләсә кайсы вакытта тулып ташарга мөмкин.

Концертта кызларыгыз, гаиләгез турында сөйләдегез. Ләкин аларны социаль челтәрләрдә күрсәтмисез. Ник?

Мин тамашачыга гаиләне чыгарып селкү яклы түгел. Ул – гаилә бит инде шуның өчен, аны нәрсәгә күрсәтергә. Мин шундый фикердә, кешегә чыгып, күрсәтеп, бөтен әйберне дә селкергә ярамыйдыр. Күз тияр.

Күз тиюдән куркасызмы?

Күз тиюгә ышанам.

Саклану өчен нәрсәләр кулланасыз?

Кулланам дип, элекке әбиләрнең әйткәннәре бар иде инде, миләш яфрагы, ботагы куярга, дип. Булавкалар, энәләр кадап куям. Шунда костюмга кадап-кадап куелган инде алар. Кемдер башыңа тоз сибеп чыгарга куша.

Алай да эшләгәнегез бармы?

Әйе.

Концертлардан соң үзегезне авыр хис иткәнегез булдымы?

Бааар. Һәрбер концерттан соң булмаса да, кайбер көнне кайтып йоклый алмаган вакытлар була. Тозлы сулар белән юынам.

Күптән түгел интернетта «Вадим Захаровның хатыны үлгән» дигән хәбәр таралган иде. Нәрсә булды ул, әзрәк пиар белән «уйнап алдыгызмы» әллә?

Юк инде, аны бит «ВКонтакте» челтәрендә бер төркем чыгарган. Мин аларга шелтә белдереп язып та җибәрдем аннары. Миңа ул хәбәрне гомумән Ринат Рахматуллин шалтыратып әйтте.

Сезнең реакциягез нинди иде?

Ринат шалтыратканда, хатын янәшә иде, барыбер исем китте инде. Хатыным янымда булмаса, курыккан булыр идем.

Ул төркем гафу үтендеме сездән?

Әйе, алып аттылар аннары язмаларын.

Моны кем язганын белмәдегезме?

Юк, эзләмәдем дә, кирәкми дә ул миңа.

Пиар темасын дәвам итеп – яз көне Руслан Кираметдинов белән видео яздырган идегез, моны күпләр, Ильмира Нәгыймованың ачуын чыгарыр өчен эшләнде, дип кабул итте.

Юк инде, ул тема анда бөтенләй юк иде. Андый уем да юк иде, аның турында әйтергә бөтенләй, ул уйнап гына килеп чыкты. Җыелышып тора идек, видео яздырам: «Видеога төшергәндә, баштан чәчне куярга кирәк икән», – дигән идем, шуны Руслан карап торган. Килде дә: «Вадим, әле еларга да кирәк», – ди. Шуннан таралды. Мин гомеремдә дә андый әйбер белән шөгыльләнмәдем. Ә кем өчендер ул зур пиар булды инде... Ильмира өчен пиар булды.

Шулай елап, зарланып видеолар куйган артистларга ничек карыйсыз?

Кемгә кирәк синең халык алдына чыгып елавың, һәр кешенең үз проблемасы бар. Миллион кеше – миллион проблема.

Популярлыгыгызны югалта башлаганыгызны сизсәгез?

Минем популяр булганым да юк (көлә). Мин үземне популяр җырчы дип санамыйм. Мин аннан куркам, аны бит күтәрергә кирәк. Аннан ул популярлыкны югалтуны да күтәрә белергә кирәк. Миңа шул җитә. Мин әллә ни стадионнар җыярга хыялланмыйм.

3 көн тулы зал «Уникс» җыясыз, бу бит инде зур дәрәҗә.

Дәрәҗәдер. Мин кычкырып, әллә ни сөйләп йөрергә куркам.

Фото: © Татар информ, Абдул Фәрхан

Эстрадада дуслык бармы?

Дуслык бардыр, ләкин бер җырчы да башка җырчы янына килеп, серләрен, эчендәге әйберләрен сөйләп йөрми инде. Мин шулай итәм, болай итәм, концертларымны болай куям, дип.

Димәк, конкуренция зур.

Мин беркемне дә конкурент итеп күрмим. Мине дә күрмәсеннәр. Мин бер кешедән көнләшмим дә, көнләшмәдем дә. Минем вакытым килеп җитте, мин аны «просто переждал». Мин түздем, кемдер бит түзми дә, башка җиргә эшкә китә. Ә мин җырладым, миңа Зөһрә апа Шәрифуллина: «Вадим, җырла, җырла, акча ул үзе килә», – диде. Мин ышандым, укырга кергәндә дә барысы да әйбәт булачагына ышандым. Боларның барысына да миңа әнием булышып ятадыр, дип уйлыйм. Төрле чаклар булды, районнар буйлап концертлар куйганда 30-40 кеше утыра иде кайчакларда.

Куя идегезме соң концерт?

– Концертны 30 кешегә куеп булмый инде. Куйган вакытлар да, куймаган вакытлар да булды.

Ничек көч таптыгыз бирешмәскә?

Айрат килде минем янга Ильясов. «Вадим, минем бер идея бар, «Шоу түгел – концерт» дигән программа, әйдә, шулай эшләп карыйк әле», – ди. Шул сүзләр белән башлаган идек, уңышлы булды.

Бүген сезне «керәшеннәрнең йөзек кашы» диләр.

Юк инде, безнең бит бөек җырчылар бар керәшен артистлары арасында. Мин бөтенләй яратмыйм алай бөек кеше дигәнне. Миңа әйтмә алай, яратмыйм алай әйткәннәрен.

Керәшеннәрнең ярдәмен тоясызмы?

Менә бүген сорадым, залда керәшеннәр бармы, дип. 1000 кешегә 10 кеше булса да бар идеме... Концертларга йөрмиләр алар. Мин аны әйткәнем дә бар инде. Аның бар килә торганнары да. Ләкин без бит күп. Әйтәләр инде, керәшеннәр бер-берсенә ярдәм итә, дип, белмим. Минем үземнең дусларым бар, миңа алар ярдәм итә. Керәшеннәр арасында да, татарлар арасында да мин дуслар белән яшим.

Керәшеннәрне бердәм түгел дисез инде.

Бердәм түгел, дип әйтә алыйм, алай дөрес булмас. Кешенең төрлесе бар, үзеңә ошамаса, нәтиҗә ясыйсың ниндидер. Ярдәм иткән вакытлар да күп була.

Сезнең турыда «сорасаң – бушка да җырлый» диләр, бу дөресме?

Була инде. Сорыйлар кайвакытта: «Вадим, килә алмыйсызмы, яратабыз, акчабыз җитми», – диләр. Нәрсәсе бар инде аның. Мин монда бернинди проблема да күрмим, вакыт булса, барып җырлыйм.

Ничә мең бирәләр шуңа җырлыйсызмы?

– Андый вакытлар да була, бушка җырлаган вакытлар да була. Мин аның бернинди авырлыгын да күрмим. Күптән түгел балаларның мәктәбендә җырладым, алардан акча сорамыйсың бит инде. Бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Дөньяда бар әйбер дә акчага терәлми.

Рәхмәт, Вадим абый! Уңышлар телибез!

Фото: © Татар информ, Абдул Фәрхан

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх