На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Билгесез ир-ат имам йортын яндырмакчы булган

Ростов өлкәсендә узган төндә билгесез кеше төбәктәге баш имам Мөхәммәт Бикмаев йортын яндырырга омтылган. Бу хакта «Mash» Telegram-каналы хәбәр итә.

Ут төртүче Төркестан урамындагы мәчеттән 190 метр ераклыкта яшәүче имамның өенә кайтуын көтеп торган. Йортта яшәүчеләр йоклап киткәч, җинаятьче тәрәзәгә Молотов коктейлен ташлаган.

Янгынны оператив рәвештә сүндергәннәр. Имам сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк, ул үзен яхшы хис итә.

Имам 2024 елның җәендә Ростов-Донда Тикшерү изоляторын кулга төшерүчеләр белән сөйләшүләрдә катнашкан, аларны коралларын ташларга һәм тоткыннарны азат итәргә күндергән булган. Ул вакытта 9 тоткын, камералардан чыгып, хезмәткәрләргә һөҗүм иткән иде. Штурм барышында 4 террорчыны юк иттеләр.

Ссылка на первоисточник
наверх