На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Әнисе бакчада йөргәндә, нәни кыз сулы мичкәдә батып үлгән

Уралда Слободо-Туринский районындагы Липчинское авылында 17 июньдә фаҗига була. Биредә 2 яшьлек кыз бала сулы мичкәдә батып үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Свердловск өлкәсе прокуратурасы белешмәсе буенча, әни кеше бакчада эшләп йөри, бала участокта уйный. Бераздан кызы югалганын абайлап алган хатын куркуга кала, баланы эзли башлый.

Сабый бакчада тора торган сулы металл мичкә эчендә табыла.

Сабыйда яшәү билгеләре булмый инде. Әнисе «ашыгыч ярдәм» чакыра. Урынга килгән табиблар баланың үлемен раслый.

Прокуратура белешмәсе буенча, гаилә профилактик хисапта тормый. Тикшерү эшен прокуратура контрольгә алган.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх