На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

«Тәүбә истигъфар итү» дигәнне ничек аңларга?

Гөнаһ кылгач, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау, ярлыкау үтенү, дигән сүз бу. Әмма тәүбәнең ике шарты бар. Беренчесе: тәүбә итү чын күңелдән булырга тиеш. Икенчесе: шушы гөнаһка кире әйләнеп кайтмау. Бу – Аллаһы Тәгалә белән бәндә арасындагы шартлар.

Әгәр дә кеше белән кеше арасы турында сүз бара икән, әйтик, гайбәт сөйләдең, башка берәүнең хакларын боздың икән, шартлар өчәү.

Беренчесе: Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән үкенеп гафу сорау. Икенчесе: бу гөнаһка яңадан әйләнеп кайтмау. Өченчесе: теге кешедән дә гафу сорау.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Бөтен адәм балалары да ялгыша, иң хәерлеләре – тәүбә итүчеләр». Һәр кеше, йоклар алдыннан булса да, тәүбә итәргә тиеш. Бу » безнең ризыкны арттыра, калебне чистарта, гомерне озынайта. Белеп һәм белми гөнаһларыбыз бар. Тәүбә истигъфарны көн дә үтәсәк яхшы. Аннан соң тиешле намаз укысак, тагын да әйбәт.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх