На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Питрәч волонтеры Гүзәлия апа Галимуллина: «Ярдәмне бөртекләп җыябыз»

Махсус хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбызга ярдәм кулы сузмаган берәр район яки шәһәр бармы икән?! Яу кырында илебез иминлеге өчен көрәшкән ир-егетләргә азык-төлек, кием-салымнан алып махсус корылмаларга кадәр озатылып тора. «Интертат» журналисты Юлай Низаев, фотограф Михаил Захаров Питрәчнең Күн авылы волонтерлары эше белән танышып кайтты.

«Игелекле гамәлдә халык шулкадәр актив булып чыкты»

Аерым кешеләр, гаиләләр, коллективлар, тоташ авыл – барысы да бу изге эшкә үз өлешен кертергә ашыга. Йөрәк кушуы буенча. Телевизордан, вакытлы матбугаттан бу хакта хәбәр көн саен ишетелеп тора. Шуларны күреп, күңелендә ярдәм итү – яу кырындагы егетләргә гуманитар йөкләр җибәрү теләге Питрәч районының Күн авылыннан булган Гүзәлия апа Галимуллинаның да туа. Моңарчы аны бик оста гөмбәче итеп белә идек. Алга таба аның башлангычы белән авыл халкы да бердәм рухта бу изге эшкә тотына, һәм бу җирлектә «Мәрхәмәтлелек чаткысы» дигән волонтерлар төркеме барлыкка килә. Исеме җисеменә туры килеп торган волонтерлар оешмасына чыннан да миһербанлы авыл халкы җыела.

Халыкара волонтерлар көне уңаеннан Күн авылына юл тоттык һәм чын-чыннан иренмәгән, фронт өчен тылда да зур батырлык күрсәтүчеләр белән күрештек.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Авылыбызда – 500 чамасы хуҗалык. Игелекле гамәлдә халык шулкадәр актив булып чыкты, бу чаклы булуын үзем дә көтмәгән идем. Моннан 2 ел элек интернет киңлегендә бер видеоязма таралды. Арчадан 2 апа, ялгышмасам, клуб хезмәткәрләре, махсус хәрби операция зонасына барып кайтты. Алар анда көнкүреш өчен кирәк-ярак әйберләре җитмәвен әрнешеп сөйләделәр.

Ә мин уйлап утырам: кара әле, минем өй стенкасы урын-җир әйберләре белән тулган бит. Элек бит ул, кунак-фәлән кайтканда да кирәге чыгар, дип җыелган. Хәзер шуларны җыйдым: этикеткалы 5 одеял гына булды. Минәйтәм, мин үлә калсам, балалар боларны чыгарып ыргытачак бит. Простынялар, чүпрәк-чапрак белән бер зур кара капчык тулды. Шуннан, Казанга илтеп, волонтерлар штабына тапшырмакчы булдым. Бәлки, башка авылдашларның да ярдәм итәргә уйлары булыр дип, интернеттагы авыл төркеменә яздым. Язып бетеп өлгермәдем, китте ярдәм тәкъдим итүчеләр! Мин авыл хатын-кызларын җәлеп итсәм, авылның асыл егете Эмиль Рәхмәтуллин ир-атларны оештырып йөри, – дип, эшнең башланган гына мәлләрен искә төшерә Гүзәлия апа.

Гүзәлия апа һәм Эмиль Рәхмәтуллин озатасы гуманитар ярдәм белән.

Фото: «Интертат» өчен Гүзәлия Галимуллина тәкъдим итте

Авылда хәбәр яшен тизлегендә тарала бит ул, гадәттә. Бу хакта да һәркем ишетә. Кешеләр башка кирәк-яракларны бирергә әзер булуларын, Гүзәлия апаның аны килеп алуын сорый башлыйлар.

Шулай итеп, авыл буйлап бер машина ярдәм җыеп илттем. Бу – 2022-2023 елның кар-буранлы кышы иде. Казанга илтеп тапшырып кайтып җиттемме, миңа яңадан язарга тотындылар. Һәр авылдашыбызның фронтка булышасы килә икәнлеге ачыкланды. Аннары тагын бер машина җыеп алып бардым. Бу – 2022 елның декабре булды.

Яңа еллар үтеп, февраль ае җитте, мин янәдән авыл төркеменә яздым: «Тиздән Ватанны саклаучылар көне җитә, авылыбыздан 5 егет мобилизация буенча яу кырында. Әйдәгез, аларны сөендереп, бүләкләр юллыйк», – дидем. Кешеләр акчалар, әйберләр бирде. Ул акчаларга носкилар, тәм-томнар алып кайттым. Аннан тыш 250 солдатка аерым-аерым бүләк ясадык. Өйдә утырып, һәркайсына пакет тутырылды: бер носки, трусик, салфетка, открыткасын да куйдым. Бу эшчәнлек шуннан башланып киткәндер.

Рәхмәт яусын авыл халкына, бераз гына булса тынып торсак: «Гүзәлия, әле җыймыйсыңмыни?» – дип, үзләре сорарга тотына. Әле алай гына түгел, авылдашларыбызның шәһәрдә яшәүче балалары да күпфатирлы йортларның күршеләр төркеме белән ярдәм җыю оештыралар. Бөртекләп җыябыз. Хәзер ярдәмне Казандагы «Фронтовые перевозчики» хәйрия фонды егетләренә илтә башладым, алар яу кырына алып барып тапшыралар, – дип сөйли әңгәмәдәш.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Изге урында – изге нияттә: «Бер көнне маскировка үрәбез, икенче көнне токмач кисәбез»

Әлеге көндә, бакча-ындыр эшләре беткәч, Күн авылы ир-егетләре берләшеп окоп шәмнәре ясарга тотынган. Бу кирәкле гамәлнең башында да Гүзәлия апа тора. Авылдашлары аны үз итеп «Гүзәл апа» дип дәшә.

Иң беренче чиратта авыл җирлеге башлыгы Рифгать Галимҗан улы Баһауовка мөрәҗәгать иттек. Ничек булса да фронтка ярдәм итик. Токмач кисәргә, маскировка челтәрләре үрергә мөмкин, дип әйтәбез. Шуннан урман хуҗалыгы маскировка үрә торган станокны ясау өчен материал бирде. Аннан авылның имамы Габдулла хәзрәт Сираҗиевка мөрәҗәгать иттек. Әлеге вакытта без ярдәмнәрне мәчетнең ифтарлар үткәрә торган залында җыябыз. Шунда ук токмач кисәбез һәм маскировка үрәбез. Ул бик уңайлы булды. Кискән токмачларны тизрәк киптерү өчен, мәчет картлары махсус җәймә форматындагы җайланмалар да алып бирде, – дип, якташларына рәхмәтен белдерде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына» диләрме әле? Ил язмышына битараф булмаган халык махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә ничек булса да ярдәм итәргә тырыша. Ил өчен авыр вакытта кемнең кем икәне күренә, нинди «камыр»дан басылганы беленә, диләр. Изге ният белән иман йортында берләшкәч – авыл халкының эшләре дә уңай бара. Шәхсән үзем волонтерларга бирелгән ифтар залын күргәч шаккаттым: Аллаһ йортының яртысын биләп торган иркен бүлмә, суы да краннан агып тора, җылытылган да. Моңарчы авыл клубларында яки китапханәләрдә җыелып гуманитар ярдәм әзерләгәннәрен күргән булды, мондый шартлар һәркайда юк. Хәтта бер район волонтерларының салкын, иске бүрәнә йортта маскировка үргәннәрен күргән идем.

Мобилизация белән 5 егетебез хәрби бурычларын үтәргә киткән иде. Кызганыч, берсен 1 ноябрьдә җирләдек. Икесе яраланып кайтты, хәзер волонтерлар сафында алар. Мәчетнең склад бинасында окоп шәмнәре ясыйлар. Бик күп кеше җыелганда, бу бүлмә дә кысан була башлый. Шуңа күрә бер көнне маскировка үрәбез, икенче көнне токмач кисәбез.

Һәр кич 20ләп хатын-кыз җыелабыз. Бик активлар, гомумән авыл халкы алдында баш иям: иң өлкән волонтерга 75 яшь, ә иң кечесенә 6 яшь! Күп кенә халык, бу әйбер кирәк микән, дип сорый. Минәйтәм, мондагы тыныч көнкүрештә нәрсәләр кирәк – анда аларга икеләтә мохтаҗлар. Без бит өйдә киемне дә юып кия алабыз, кулыбызны да минут саен юабыз. Алар бит – бүгенге рәхәт тормыштан фронт җиренә барып эләккән кешеләр.

Мин аларга ничек кыен икәнен күз алдыма да китерә алмыйм… Кемдер, окопта аш пешерә алмыйлар, нигә токмач кирәк, дип гаҗәпләнә. Яшелчәле консервланган ашларга караганда, токмач ашы бит ир-атка күпкә туклыклырак. Токмачны яу кыры шартларында да кайнар суга салдың, тушенка белән бутадың икән – менә дигән туклыклы ризык, – дип сүзен дәвам итә волонтер ханым.

Маскировка челтәре үрү мизгелләре

Фото: © «Интертат» өчен Гүзәлия Галимуллина тәкъдим итте

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби ир-егетләр өчен авыл хатын-кызлары 400 килолап өй токмачы әзерләгән. Токмач кисү өчен кирәк булган он һәм йомырканы хуҗабикәләр үзләре өйдән алып килә икән. 13 маскировка челтәре үргәннәр. 1 кич – 1 маскировкага китә, диделәр. Ир-егетләр 4 меңгә якын окоп шәмнәре эшләгән. Шәмнәр хуш исләр чыгарып янсын өчен, авыл урманнары чыршыларыннан җыелган күркәләрне дә кушып ясый башлаганнар. Хәрбиләр үзләре сөйләвенчә, 1 шәм – тулысынча аяк киемен киптереп бетерә ала.

Җиңүне якынайту хакына республика, шул исәптән Питрәч районы махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклаучы якташ яугирләр турында даими хәстәрлек күрә. Ай саен диярлек төрле муниципалитетларда ватандашлар җыйган барлык кирәкле әйберләрдән махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм формалаштырыла һәм җибәрелә. Питрәчнең үзендә бу җәһәттән Совет офицерлары берлегенең волонтерлар штабы эшләп килә. Гүзәлия апа Галимуллина әйтүенчә, күрше-күлән авыл волонтерлары белән дә бердәмлектә хезмәт салалар.

Хәрбиләр белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Гуманитар йөк барып җиткәнче, барыбер йөрәк тыныч түгел. Фуралар барып җитеп, видеолар килгәч кенә, күңел берникадәр тынычлана. Авыл халкы да көтеп тора ул хәбәрне. Авылдашларга әйтеп торам инде, ял көне, гаиләне һәм балаларны карыйсы, мунча ягасыгыз бардыр, дип тә. Юк, вакыт табып, һава торышына карамыйча да киләләр. Әйткәннәре бар, таш яуса да киләбез, дип. Аннары, үзләре төшә алмаганда, авылдаш апалар коймагын, пирожкиен җибәрә. Волонтерлар белән бергәләп чәй эчеп алабыз. Шуны да әйтеп китә алам, күрше авыл халкы безгә ак көнләшү белән карый һәм үрнәк алалар, – дип, Гүзәл апа сөйләгәндә, махсус хәрби операция ветераннары, бүгенге көндә волонтер булып киткән Илһам Әхмәтҗанов һәм Рәмис Җәләлиев хатыны Гөлдания ханым белән килеп җиттеләр.

«Ахмед» белән «Конь» – авылдашларының горурлыгы

Илһам абыйның яу яланында позывное «Ахмед» булган. Мобилизация белән китеп, Кызыл Лиман юнәлешендә элемтәче (связист) булып былтырга кадәр хезмәт иткән.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Авылыбыздан һәрдаим посылкалар килеп торуы хәрби шартларда ныклы таяныч булды, көч-куәт биреп торды. Ә алар эчендә күңелгә иң тигәне, беләсезме, нәрсә? Мәктәп укучыларыннан килгән хатлар. Исемнәрен дә язып җибәрәләр бит әле. Аларны укыгач, кайсы авылдашыңның яки иптәшеңнең баласы икәнен дә белгәч – күңелдә, өйдә булып киткән кебек хис туа торган иде. Ә өйдә гаиләм, 2 балам көтте мине, – диде ул, һәм бу вакытта ишек ачылып китеп, Гүзәл апа зур гына парафин кисәге тотып килеп керде.

Балавыздан ясалган бу парафинны бер авылдашы алып килгән булып чыкты. Фотохәбәрчебез аны фотосурәткә алырга чыгып йөгерсә дә, журналистлар килгәнен чамалап алып, бу абзый китеп өлгергән иде. Шулай шул, үтә дә тыйнак авыл халкы, әмма изге җанлы, олы күңелле.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Рәмис абый да мобилизация белән ил иминлеген, дөнья тынычлыгын якларга киткән. Артиллерия дивизионында хезмәт иткән. Узган елның февраль аенда, яраланып, туган якларга кайткан. Авдеевка юнәлешендә дошманга каршы көрәштә булган. Күн авылы – русча «Конь» дип атала. Шуннан Рәмис абый да «Конь» дигән позывной ала.

Туган яктан, туган җирдән килгән һәр сәлам хаты, аеруча тәмлүшкәләр белән тутырылган тартмалар, күчтәнәчләр анда аеруча кадерле. Шуннан соң әбиләр бәйләп җибәргән җылы оекбашлар, бияләйләр һәм башкалар яу кырында тәнне дә, күңелләрне дә нык җылытты, – дип бәян итте әңгәмәдәш.

Рәмис һәм Гөлдания Җәләлиевлар гаиләсе

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Игелекле йөрәкләр һәм оста куллар

Маскировка ятьмәләре – дошманны алдарга, аны ориентировкаларыннан мәхрүм итәргә, позицияләрен яшерергә мөмкинлек бирә торган маскировканың иң киң таралган төре. Авыл халкы, бердәмләшеп, җиңүне якынайту өчен, ал-ял белми аларны үрүне дәвам итә. Соңгы арада кайбер авылларда халык аларны ак төстәге тасмалардан үрүләрен дә күрә башладык, аны алар кыш җитү белән аңлаталар.

Илһам һәм Рәмис абыйлардан: «Маскировка челтәре төсенең әһәмияте һәм йогынтысы бармы? Анда һава торышлары ничек, кар ятып өлгерәме ныклап?» – дип тә сорадым.

Монда инде полкларның нинди юнәлештә хезмәт итүләреннән тора. Һава торышы көне-сәгате белән үзгәрә. Мәсәлән, Авдеевка ягында кар 3 көн ята да эреп бетә. Анда ак төс кирәк түгел! Ә Луганск төбәгендә кар 1-2 атна булды. Февральдә дә тездән балчык ерып йөргәнне хәтерлибез. Акның кирәге бик юк, күбрәк шул сорырак төсләр кирәгрәк. Яңгырлы һава торышлары анда яхшырак, кояш булса, дроннарны яки башка хәвеф-хәтәрне көт тә тор, – дип җавап кайтарды заманыбыз батырлары.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Аннары алар көненә 300 чамасы окоп шәмнәре ясауларын да әйтеп салдылар. Шәмнәр өчен 500 килодан артык парафинны Ярославльдән кайтарган булганнар. Хәйран калырлык! Маскировка үрү өчен уңайлырак булган станок та ясап куйганнар.

Уртак тырышлык белән – җиңүне якынайту өчен

Әле күптән түгел генә авыл клубында Әниләр бәйрәме көненә багышлап хәйрия концерты куйганнар. Анда авыл мәдәният йортында эшләп килүче «Яшь йөрәкләр» ансамбле дә чыгыш ясаган. Гүзәл апа үзе дә әлеге иҗат коллективында җырлавын әйтте, бу көнне волонтерларга да ихтирам күрсәтелгәнен билгеләде.

Шулай ук вафат булган хәрбиләр каберләренә авыл волонтерлары Россия һәм Татарстан флагларын яңартып куйганнар.

Без кайтыр юлга кузгалыр алдыннан, Рәмис абый махсус хәрби операция шартларында кулланырга уңайлы булган бәләкәй генә тимер мичләрне күрсәтеп алды. Мичләр 7 кило чамасы, ир-ат җәяү дә күтәреп йөртерлек.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Авыл малайлары шундый мич ясый башлады. Әле моңа арматуралар эретеп ябыштырып эшләп бетерәсе бар. Бу – аяк киемнәрен, перчаткаларын киптерергә бик әйбәт булачак. Кием-салым юешләнсә, анда киптерү өчен мөмкинлекләр юк бит. Бер 5-10 минутта мич өсте җылына. Җылылыгы да яхшы, төтене дә аз чыга, – диде ул һәм мичне эшләтеп карап.

Махсус хәрби операция барган зонада меңләгән кыю йөрәкле каһарманнарыбыз илебез бәйсезлеген яклап, неонацистларга каршы көрәшә. Аларның күбесе лаеклы хезмәте, фидакярлеге өчен орден-медальләргә дә лаек булды. Кече Ватаннан килгән һәр хәбәр, һәр ярдәм хәрбиләрнең рухын күтәрә, көч бирә һәм яңа батырлыкларга рухландыра. Питрәчлеләр дә чираттагы тапкыр тыл һәм фронтның бердәм икәнлеген исбатладылар һәм җиңгәнгә кадәр якташларыбызга ярдәм итәргә әзер торуларын тагын бер кабат күрсәттеләр. Ә киләсе гуманитар йөкне күнлеләр декабрь урталарында җибәрергә ниятли. Нәкъ шул вакытта Казаннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар конвой кузгалачак.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

  • Питрәчнең Күн авылы волонтерлары һәм хәрбиләр белән очрашудан фоторепортаж

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх